Россия мәктәпләрендә гомуми тәнәфесләрне гамәлдән чыгарырга уйлыйлар
Коронавирус инфекциясе таралу куркынычы шартларында мәгариф учреждениеләре эшен оештыру буенча әлеге рекомендацияне Роспотребнадзор чыгарды.
Аларның киңәшләре арасында һәр сыйныфны бер кабинетка беркетергә һәм дәрес графикларын башка сыйныфлар белән мөмкин кадәр сирәк очрашырлык итеп төзергә, дигәннәре дә бар. Шулай ук сыйныфта укучы һәм тәрбияләнүчеләр санын мөмкин кадәр кыскартырга тәкъдим ителә.
Моннан тыш, ведомство һава шартларын исәпкә алып, дәресләрне ачык һавада үткәрүне максималь рәвештә оештырырга киңәш итте.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев