“Россия көне” бу атнаның иң җылы көне булачак
12 июньдә бу атнада иң җылы көн көтелә. КФУ профессоры Юрий Переведенцев шундый фараз бирде.
Аның сүзләренә караганда, бу җомгада, илебездә Россия көне билгеләнгәндә, көндезге температура +27 градуска кадәр күтәреләчәк, шул ук вакытта, төнлә дә җылы булачак: +17 градуска кадәр.
Синоптиклар фаразы буенча, шимбә көнне республика төньяк-көнчыгыштан килгән һава массаларының салкын атмосфера фронты йогынтысына эләгәчәк. Бу көндезләрен +13° - +18°Ска, төнлә +12°Ска кадәр температураның түбәнәюенә китерәчәк.
Дүшәмбе көнне һава торышы нормага килә башлый: көндез һава +22°Ска кадәр җылыначак.
Переведенцев, узган ел белән чагыштырганда, бу җәй, гәрчә ул яңгырлар белән башланса да, җылы булачак, дип ышандырды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев