Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе җәйге челләдә куркынычсызлык кагыйдәләре белән таныштыра
Артык эссе җәйге кояштан зыян күрмәс өчен түбәндәге киңәшләргә колак салыгыз:
Башка кояш "сукмасын" өчен, җиңел, юка баш киеме кияргә;
Мөмкин кадәр күбрәк сыеклык эчәргә;
Ачык кояшта сирәгрәк булырга.
Эсседә сусауны уртача баллы чәй, суытылган куас, җиләк-җимеш һәм яшелчә соклары, аз газлы минераль су һәм әче сөт эчемлекләре белән басарга.
Ә менә салкын сыра, башка алкоголь эчемлекләрен эсседә эчәргә киңәш ителми. Артык эсседә алкоголь эчемлекләр наркотик йогынтысын көчәйтә һәм бәлагә юлыгуга да күп алмый!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев