Россиянең безнең районга килгән икенче Герое Александр Чернов
Беренче чечен сугышы башлану белән полковник Чернов Төньяк флотының диңгез пехотасының җыелма батальонын ашыгыч рәвештә Формалаштыру һәм җайлаштыру белән шөгыльләнә.
Санаулы көннәрдә нульдән көчле яхшы коралланган подразделение булдырырга мөмкин була (батальонның Чын саны мең кешедән артып китә - бу штат полкы кадәр, диярлек). Шәхси составның хәрби җайланмаганлыгы – аның көчсез ягы була.
Герой 1957 елның 19 августында Воронеж шәһәрендә офицер гаиләсендә туган. Милләте буенча рус. 1974 елдан СССР Кораллы Көчләрендә. 1978 елда Баку Югары гомуми гаскәр команда училищесын тәмамлый. Германиядә совет гаскәрләре төркеменең мотоукчы частенда хезмәт итә. 1990 елда Фрунзе исемендәге Хәрби академияне тәмамлый.
1995 елның 7 гыйнварында батальон белән бергә Чечен Республикасына өлкән оператив төркем җитәкчксе итеп җибәрелә. Әмма 1995 елның гыйнварында Грозныйга килеп, хәлне бәяләп, диңгез пехотасының җыелма батальонын җитәкли. Бу батальон Грозный өчен батырларча сугыша. Төньяк диңгез моряклары штурм белән Министрлар Советы биналары комплексын яулап ала һәм берничә көн тота, ә аннары Президент сарае бинасын штурмлый. Президент сарае бинасына өч диңгезче-разведчиктан торган беренче төркем белән керә, аннары батальонның калган өлеше сарайга кергәнче, дошманнарны утта тота.
Диңгез пехотасының батырлыгы бу каты сугышларда массакүләм була, югары дәрәҗәдәге хәрби әзерлек белән бергә, алар Дудаев бандалары өчен иң куркыныч дошманнарга әверелә.
1995 елның 7 мартына кадәр Чечняда сугыша, контузия ала, хастаханәгә ятудан баш тарта.
Россия Федерациясе Президентының 1996 елның 20 июлендәге Указы белән махсус биремне үтәгәндә күрсәткән батырлыгы һәм каһарманлыгы өчен полковник Чернов Александр Васильевичка Россия Федерациясе Герое исеме бирелә һәм аңа махсус билге - «Алтын Йолдыз» медале тапшырыла.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев