Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

ВСК Иминият йорты сораштыру үткәрде һәм россиялеләрнең Яңа елны ничек каршы алырга җыенуларын ачыклады

Россиялеләрнең 90%ы Яңа елны өйдә яки дачада каршы алырга ниятли.

Әйтик, аларның күбесе 2022 елны традиция буенча – гаиләсе белән өйдә бәйрәм өстәле артында һәм «Ирония судьбы» фильмын карап озатырга җыена.

Россиялеләрнең 77%тан артыгы бу яңа елны өйдә гаиләләре һәм дуслары белән каршы алачак, 11%ы - шәһәр читенә барачак, бары 4%ы гына башка шәһәрләргә яки илләргә сәяхәт итәргә ниятли. Шул ук вакытта сораштырылучыларның 8%тан артыгы бәйрәмне бөтенләй үткәрергә җыенмый.

Яңа ел төне совет киноларын карап узачак, мондыйлар 37% тәшкил итә. Гомумән алганда, 2022 елда сораштырылганнарның күбесе телевизордан ерак китәргә җыенмый, 33%ы аны Президент мөрәҗәгатен карау өчен генә кабызачак, 20% – онлайн-кинотеатрларда фильмнар төшерелгән үз плейлистын карый, ә 10%ка якыны бәйрәмдә бөтенләй телевизорын кабызмый.

Россиялеләрнең 44% традицион рәвештә төрле салатлар, деликатеслар һәм десертлар белән бай бәйрәм өстәле әзерләргә ниятли. Сораштырылучыларның якынча 43 проценты «оливье» һәм берничә кабымлык әзерләячәк. Респондентларның 8 проценты плитә янында бөтенләй торырга уйламый – алар урынына рестораннан әзер ризыкларга заказ бирәчәкләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев