Роберт Сөләйманов: «Завод яшьләренә юл ачык»
Берәүгә дә сер түгел, бүгенге көндә күп кенә яшьләр югары белем алып, зур акчалар эшлим дип, бәхет эзләп читкә китүне кулай күрә.
Бүгенге язмам героен, киресенчә, туган шәһәре Яшел Үзән үзенә тарта. Шау-шулы, перспективалы эш урыннары белән, зур мөмкинлекләре булган Казан да кызыктыра алмый аны. Гәрчә, инженер һөнәре белән үз урынын, һичшиксез, табар иде ул. Ярый әле кайткан, Серго исемендәге заводның алтын хәрефләр белән язарлык меңләгән коллективы, шулай итеп, бик тә кыйммәтле кадр белән тулылана.
Бүгенге газетабыз кунагы – Серго исемендәге заводның инновацион-техник үзәге баш конструктор урынбасары Роберт Сөләйманов.
Дания һәм Локман Сөләймановлар гаиләсендә туган бердәнбер малайга иркәләнеп кенә үсәргә туры килми. Кечкенәдән хезмәт белән чыныгып, эшнең тәмен белеп тәрбияләнә ул. Чөнки Кайбыч һәм Апас районнарында яшәүче әби-бабайларына ял саен диярлек кайтып, каникулларын алар янында уздырырга, ярдәм итәргә туры килә. Авылның саф һавасын да, табигатен дә, хезмәтен дә яратып үсә. Укырга 4нче мәктәпкә керә, гаиләсе Мирный бистәсенә күченгәч, 15нче мәктәптә белем алып, уңышлы гына тәмамлый. Кечкенәдән техник фәннәрне үз итә. Гомумән, малайларга хас сыйфат буларак, магнитофон, сәгать ише тимер-томырны сүтеп, аның эчендә нәрсә булуы һәм ничек эшләве белән кызыксына. Укып бетергәч, инженер һөнәрен сайлап, А.Н.Туполев исемендәге Казан милли тикшеренү техник университеты-КАИга юл тота. Студент елларында ук, җәен ял итеп түгел, ә Серго исемендәге заводта тәҗрибә туплап, акча эшләп уздыра. Әтисе Локман абый да яшь чагында хезмәт юлын биредә башлаган була. Бүгенге көндә исә ЗМЗда слесарь булып эшли. Ә әнисе Дания апа 15нче цехтан лаеклы ялга чыга. Шулай булгач, Роберт өчен дә бу предприятие ят булмый. Кулына диплом алган яшь белгеч, икеләнеп тормыйча, туган шәһәренә кайта, медицина техникасын эшләү бүлегенә инженер-конструктор булып урнаша. Яшь белгеч беренче көннәрдән үк үзен креатив, максатчан хезмәткәр буларак күрсәтә. Эзләнүчән, кызыксынучан, төпле егетне җитәкчелек тә тиз күреп ала. Тора-бара бюро начальнигы, аннан бүлек җитәкчесе итеп билгелиләр. һәм дә инде бүген 33 яшьлек егетнең инновацион-техник үзәктә баш конструктор урынбасары вазифасына кадәр күтәрелүе күп нәрсәләр хакында сөйли.
- Мин укып бетергәндә инженерларның хезмәт хакы зур булмавын яхшы белә идем. Кулына диплом алган яшь белгечләрнең күбесе 1-2 ел үз һөнәрләре буенча эшлиләр дә, акчасы юк дип, теләсә кайсы юнәлеш буенча китеп баралар. Миңа да укып бетергәч, зур акчалар вәгъдә итеп, яшьләрне кызыктыра торган эш тәкъдим итүчеләр булды. Әти-әнием шулчакта: «Бер урыннан икенчесенә сикереп йөрмиләр!» – дип, кырт кисте. Чынлап та, бер-ике ел эчендә генә әллә ни зур уңышларга ирешеп булмый. Эшеңнең нәтиҗәсен күрү өчен кимендә биш еллап вакыт кирәк. Үз эшләнмәләреңне булдырып, җитәкчелекнең уңай бәяләмәсен алу өчен күп тырышырга туры килде. Бернәрсә дә болай гына күктән төшми, – дип сөйли Роберт.
Язмам герое яшь булуына карамастан, 2022 елда «Татарстан Республикасының ел инженеры» исеменә лаек булган кеше. Узган ел ахырында исә Мәскәүдә Россия Герое Николай Александрович Макаровец исемендәге премия лауреаты була. Ул «Гражданлык билгеләнешендәге продукцияне җитештерү өлкәсенә керткән өлеше өчен» номинациясендә өченче дәрәҗә диплом белән бүләкләнә. Конкурсның эксперт советы адресына барлыгы 110 гариза килгән була. Роберт Сөләйманов РФ Хәрби һәм гражданлык сәнәгатен импортны алмаштыруны тәэмин итү буенча дәүләт программасы кысаларында медицина һәм махсус билгеләнештәге суыту, туңдыру җиһазларын эшләү һәм кертүгә багышланган проект тәкъдим итә. Комиссия яшь белгечнең хезмәтен югары бәяли. Роберт Сөләйманов үз эшендә җылылыкка бәйле дару препаратларын, реагентларны, медикаментларны, шул исәптән туңдырылган кан плазмасын һәм аның компонентларын озак вакыт саклау һәм транспортлау куркынычсызлыгы өчен җаваплы уникаль югары технологияле медицина техникасы һәм җиһазлары эшләнмәләрен тәкъдим итә. Роберт Сөләймановның шәхси катнашуы һәм инновацион-техник үзәк коллективы ярдәмендә проект бүген предприятиедә уңышлы тормышка ашырыла.
Хәзерге вакытта туңдыргыч техникасы кан салу станцияләрендә һәм хастаханәләрдә, санитар-эпидемиологик хезмәтләрдә, химия-биология лабораторияләрендә, фәнни-тикшеренү институтлары һәм башка сәламәтлек саклау учреждениеләре лабораторияләрендә киң кулланыла.
– Миңа, һәр инженер өчен кебек үк, бөек галим һәм конструктор премиясе белән бүләкләнү зур хөрмәт. Бөтенроссия дәрәҗәсендә җиңү һөнәри күнекмәләрне һәм үз- үзеңә ышанычны алга таба камилләштерү өчен көчле стимул бирә. Зур тырышлык куеп, даими камилләшеп, куелган максатларга ирешеп, үз өлкәңдә иң яхшысы булу мөмкинлегенә инандым. Әмма, шул ук вакытта коллективның һәм компания җитәкчелегенең ярдәм итүе бик мөһим, – дип хис-кичерешләре белән уртаклаша ул.
– Роберт, Казанда югары белем алгансыз, зур калада төпләнеп калу теләге булмадымы?
– Юк, чынлап әйтәм, биш ел буе көн дә кайтып, китеп йөрү шуның кадәр ардырган иде, ул якка борылып та карыйсым килмәде. Һәм кайтканыма һич кенә дә үкенмим. Киресенчә, яраткан шәһәремнең шушындый зур оборона предприятиесендә эшләвем белән горурланам. Димәк, шәһәребезнең үсешенә күпмедер дәрәҗәдә үз өлешемне кертәм дигән сүз. Аннан, биредә синең хезмәтеңне күреп, вакытында бәяли беләләр. Моның өчен иң беренчеләрдән булып генераль директор Радик Шәүкәт улы Хәсәновка рәхмәтлемен. Югары дәрәҗәдәге премияне дә аның ярдәме белән алдым. Баш конструктор Ирек Мифтахов белән аңлашып, кулга-кул тотынышып эшлибез. Инициативалы кадрларны вакытында күреп, җитәкче вазифасына билгеләүләре, завод яшьләренә үсү өчен юлның ачык булуын күрсәтә. Син әле яшь дип тормыйлар, югарыга омтылу мөмкинлеге бирәләр. Беренче көннән үк тәҗрибәле белгечләрнең төпле киңәшләре нык ярдәм итте. Аннан, коллектив та дус-тату, күп кенә карарларны бергә, уртага салып хәл итәбез. Тиз арада эшне тәмамлау өчен шимбә көннәрендә дә эшкә чыгарга туры килгән чаклар була, каршы килүче юк. Бер-беребезне ярты сүздән аңлаганда, эшкә уфтанып түгел, теләк белән барам.
– Зур предприятиедә җаваплы вазифаны биләүче егетнең тормыш хәле белән дә танышып китик инде.
– Мин өйләнгән. Аллаһка шөкер, яраткан гаиләм – хатыным Ләйсән һәм ике улым бар. Самат 1нче сыйныфта укый, Айханыбызга әле бер генә яшь. Гаиләм – иң зур терәгем. Алар минем тыгыз эш графигымны аңлый. Әйе, бәлки тиешле игътибар да биреп җиткерә алмыймдыр. Тик мине аңлаучан, һәрвакыт терәк булырдай хатыным булганда күңелем тыныч. Ике яшь бала белән аңа да җиңел түгел. Ярдәм итеп торган дәү әни һәм дәү әтиләребезгә рәхмәтлебез.
– Шулай да буш вакыт булганда ничек ял итәсез?
– Гаиләм, балаларым белән уздырырга тырышам. Ике яктан да әти-әниләребезгә ярдәм итәбез. Кышын кар көрәп, язын бакча казып, хезмәт белән уза. Аннан, балачактан эшләп үстек дидем бит. Безгә печән җыярга да, чөгендер кырында, бәрәңге бакчасында да эшләргә туры килде. Чиратлап ике авылга йөрдек, иркәләнеп үсмәдек. Тир түгеп, үз көчебез белән булдырырга өйрәткән әби-бабайларыма да, әти-әниемә дә рәхмәтлемен. Шуңа да мине авырлыклар куркытмый, ә чыныктыра гына.
Менә шундый төпле фикерле, максатчан яшьләребез белән аралашкач, киләчәгебез, туган шәһәребез өчен күңел тынычланып куя. Бәхет эзләп, читкә китәсе түгел, ул янәшә, аны күрә белергә генә кирәк. Яшьләрне җәлеп итәрлек лаеклы хезмәт урыннары Яшел Үзәнебездә дә бар. Бүгенге әңгәмәдәшем Роберт Сөләйманов мисалында без моны яхшы күрдек.
Шәһәребезнең ныклы нигезе булган Серго исемендәге заводның киләчәктә дә гөрләп эшләвен, ә инде Роберт кебек тырыш егет-кызларыбызның күбрәк булуын теләп калам.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев