Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

«Үрнәк» милохин...

Бу арада халык капка төбендә, интернетта кызып-кызып гәп сатты… Капка төбендәгеләрне күзәтү һәм тыңлау күпкә кызыграк, шуңа да эскәмиядә утыручылар турында языйм әле.

Беркемгә дә сер түгел, мондый утырышлар сирәк бит хәзер. Халык бары «виртуаль капка төбендә» фикер алыша, ләчтит сата, «шәптин-шәп» комментарийлар яза...

Капка төбендә берәү ачына-ачына Моргенштерн, Милохин һәм башка яшьләр өчен «үрнәк» кешеләр турында сөйләде. Күпләр кысылмыйча, сүзгә кушылмыйча тыңлап кына утырды. Тыңлап-тыңлап утырдылар да, «Бүген үк Моргенштерн, Милохин турында укып, кем икәнлекләрен үз күзләрем белән күрәм, Аллаһ теләсә» дип, эскәмиядән шыпырт кына кузгалып киттеләр. Шул минутында кереп карар, укыр идең, интернеты юньләп тотмый бит аның, каһәр суккыры! Берәүләрнең телефонында ярты гәүдәсенә роза төсендәге кызлар күлмәге, ярты гәүдәсенә ирләр кәчтүме кигән бер бәндә күренде күренүен, рәхәтләнеп тотып, сурәтен зурайтып карамагач, ни кызыгы бар! «Бәндә» дигән сүз дә туры килми, «гыйбрәт шулпасы», «хәшәрәт» дигән сүзләр күбрәк туры килә, ахрысы, әле боларга...

Өйгә кергәч, интернет тота торган почмакка килеп, урындыкка басып кабат-кабат карады халык... Әле артык карт булмасалар да, төрле кыяфәттәге яшьләрне күргәләсәләр дә, берничә кат «әстәгыфируллаһ» дип тә әйттеләр бугай. Озааак йокыга китә алмый, боргаланып-сыргаланып яттылар. Теге бөтен тәнен татуировка белән бизәгән Моргенштерн, әллә егет, әллә кыз Милохиннар күз алдыннан китмәде. Төшләренә дә кереп саташтырды бугай...

Милохин дигәне тиктокер, музыкант, рэп җырлаучы икән. 19 яшьлек шушы «малакасус» иң күп акча эшләүче тиктокер ди әле! Халык бу сүзләрнең мәгънәсен тулысынча аңлап бетермәсә дә, бу бәндәнең җәмгыятькә өч тиенлек файда китермәгән «малакасус» икәнлеген тәгаен аңлады инде... Әле шуны ниндидер дөньякүләм икътисадый форумга спикер итеп куйганнар ди бит! Халык, шулай ук, «спикер» сүзенең төгәл мәгънәсен аңлап бетермәсә дә, мондый әтрәк-әләм, адәм ыстырамы булганнарның андый дәрәҗәле җирдә катнашуына шаккатты! Әле җитмәсә, безнең илнең бер банкы аны үз йөзе иткән ди бит! Банкның йөзе бу булгач, эшләре гаять алга китәр инде, мөгаен...

Моргенштерн дигәне дә музыкант, рэп җырлаучы, YouTube каналында актив видеоблогер икән. Әле аның әтисенең исеме Таһир, фамилиясе Вәлиев ди! Тырнакларын кара лак белән буяган, бөтен тәнен генә түгел, битен дә татуировкалар белән тутырган бу «бөек шәхеснең» «мин татар түгел» дип сөйләнеп утырганын ишеткәч, бөтен татар халкы «Аллаһка шөкер» дип куйган имеш. Аның җырларының эчтәлеген тыңласаң, төшерелгән клип ларына күз салсаң, хәйран калып, тел шартлатасың. Үзенә игътибар җәлеп итү өчен эшләнгән галәмәтләрен күреп, кабат-кабат «әстәгыфируллаһ» диясең.

«Чистый гайрәтем кайтты» дия-дия, икенче көнне дә капка төбендә шул теманы дәвам иттеләр. Монда инде әңгәмәдә катнашучылар күбрәк булды. Алдагы көнне (дөресрәге, төнне) бөтен биографияләрен өйрәнеп чыктылар бит тегеләрнең. Тетмәләрен теттеләр генә инде мескеннәрнең. Мин дә халык белән килештем. Чыннан да, массакүләм мәгълүмат чараларында бик еш артистлар, спортсменнар, блогерлар турында сөйлиләр, язалар. Телевизорны ачсаң, затлы күлмәкле берәр җырчы белән әңгәмә корып утыралар, журнал тышлыгында да 32 тешен күрсәтеп йә берәр җырчы, йә берәр танылган мәдәният эшлеклесе елмая, газета битләрендә дә театр артисты белән кызыклы әңгәмә урнаштырылган, аның шәхси тормышына ярты бит урын бирелгән.

Рус телле каналларда, газета-журналларда бөтенләй галәмәт: бу «ызвизда»лар исерек килеш руль артына утырган, кемнедер тукмаган, наркотик белән тотылган, аерылган-кушылган, тагын әллә ниләр эшләгән. Менә ичмасам «үрнәк» бу! Әти-әниләр карый, яшьләр тыңлый, балалар үрнәк ала. Гади кешеләренең күркәм тормышы, төрле өлкәләрдә хезмәт куючы эшчеләрнең, хезмәткәрләрнең осталыклары, озак еллар бергә яшәгән парлар турындагы тапшыруларга караганда мондый «акырыш-бакырыш» белән тулы тапшыруларны егылып карый шул безнең халык.

Язмам ахырында нәкъ менә массакүләм мәгълүмат чаралары җитәкчеләренә мөрәҗәгать итәм. Урыс телле җитәкчеләр ишетмәсә дә, татарлары ишетер. Бәлки...
Җәмәгать, сүзләре һәм матур гамәлләре тәңгәл килгән кешеләрне күбрәк күрсәтик, хикмәтле, ихлас сүзләр сөйләүче татар картлары турында языйк, төпле, нык гаилә башлыкларын үрнәк итеп күрсәтик әле, яме!

Нәзирә Гыйззәтуллина.
Осиново

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев