Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Рөхсәтсез балык тотып булмаячак

- 2020 елның 1 гыйнварыннан балык тоту турындагы законга үзгәрешләр кертелә, дип ишеттек. Тулырак аңлатуыгызны үтенәм.

Җавапны Яшел Үзән прокурорының өлкән ярдәмчесе Константин Чуприн бирә:
– Чынлап та, 2020 елның 1 гыйн варыннан «Һәвәскәр балыкчылык һәм Россия Федерациясенең аерым закон актларына үзгәрешләр кертү турында» яңа федераль закон гамәлгә кертелә. Бу закон биологик ресурслардан шәхси ихтыяҗларны канәгатьләндерү өчен файдалануны күз алдында тота. Балык тоту рөхсәт ителгән су ресурсларының исемлеге дә закон белән раслана. 
Әйләнә-тирә мохитне, су биоресурсларын һәм аларның яшәү тирәлеген саклау максатларында, һәвәскәр балыкчылыкка карата кайбер чикләүләр билгеләнгән.
Закон нигезендә, шартлаткыч һәм химик матдәләр, электроток, ятьмә коралларын кулланып балык тоту тыела. Шулай ук, кешеләр күпләп ял итә торган урыннарда су астыннан аулау, шәхси электрон чаралар, акваланглар һәм башка автоном сулыш алу аппаратларын куллану рөхсәт ителмәячәк. Балык чылар, моннан соң, балык тотуга хокук алырга тиеш булачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев