Ризат Рамазанов: «Бик рәхәт вакытлар булып күңелдә калган көтүче булган чакларым»
«Сыер көтүен дә, сарык көтүен дә көткәнем булды»
Җырчы Ризат Рамазанов:
- Сыер көтүен дә, сарык көтүен дә көткәнем булды. Сарык көтүендә җайлырак, чөнки алар кояш булмаганда ашыйлар да, көн кыздыра башлау белән бер-берсенә өелешеп, күшәп тик торалар. Сарык көтүенә чыккач ял итә идек. Сыер көтүендә инде эшләргә, йөгерергә туры килә. Өстәвенә, әти белән бабай да таләпчән була иде. Авыл көтүендә 150-200 баш сыер була, шуңа күрә чират буенча 3-4 гаилә берләшеп чыга идек. Сыерларны гел яткылыкта гына яткырмыйча, сөтләре әйбәт булсын дип ярга кысып ашата идек.
Көтүдә чакта берәрсе ашарга алып килсә, әй рәхәт була инде. Күршеләр, дуслар белән алдан сөйләшеп куя идек тә, машина яки мотоцикл белән ашарга алып киләләр иде. Мәктәптә укыганда, ялланып, акчага да чыккалый идек. Чиратка чыгар кешесе булмаган әбиләр сорагач, кире каккан булмады. Аны акчасын да өмет итмисең инде, шулай да кулга 300-500 сум тирәсе тоттыргач, канатланасың. Берәр тәмле әйбер алып ашый идек шул акчага.
Хәзер авылларда эш җайланды. Безнең Саба районы Алан-Елга авылында да «электропастух»ка акча җыештылар. Аны авылдан бер гаилә карап тора. Көтү көтүләр бетте. Беренчедән, хәзер көтүгә чыгарга кеше дә табып булмый. Яшьләргә 1,5 – 2 мең бирсәң дә көтүгә чыкмый берсе дә. Сыерлар да азайды. Элек 150-200 баш малны көтәргә 5-6 кеше чыга идек. Хәзер көтүдә 20ләп сыер йөри. Авыл беткәнен шуннан аңлагыз инде.
Бик рәхәт вакытлар булып күңелдә калган көтүче булган чаклар. Малай-шалайлар бергәләп бәрәңгеләр пешерә идек. Анда вакыт күп – әтиләр тормыштагы кызык хәлләрне сөйләшә. Җиләк, гөмбә җыясың, миллек бәйлисең, кызынасың.
Борынга кызлар исе керә башлагач, клубтан иртәнге 4тә кайтып, ярты сәгать кенә ятып алып, көтүгә чыгып киткән вакытлар да булды. Берсендә шулай йокы килә инде үтереп. Төш вакытында черем итеп алыйм дип яткан идем. Болай да ак тәнле кешене яндырып кояш ашаган. Чөгендер кебек кып-кызыл булганмын. Икенче көнне температура күтәрелеп чирләгән идем.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев