Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Ризаэддин Фәхреддиннең“Шәкертлек әдәбе” китабы

Соңгы елларда без олуг галимебез Ризаэддин Фәхреддиннең мирасы белән өлешчә булса да танышу бәхетенә ирештек. Аның хезмәтләре җитди рәвештә өйрәнелә башлады: әсәрләре тикшерелеп, бүгенге хәрефләргә күчерелеп, укучыларга тәкъдим ителә. Әмма шундый бай мирасны бүгенге укучыга җиткерүдә башкарасы эшләр гаять күп.

 

            Галимебезнең әхлак гыйлеменә багышланган хезмәтләре аеруча зур кызыксыну уята. Аның кебек әхлак, тәрбия мәсьәләләренә игътибар биреп, 80 гә якын китап язган башка кешене күз алдына китерүе мөмкин түгел. Һәркем аңларлык гади тел белән, үтемле итеп, тормыштан алынган мисаллар белән баетылган хезмәтләрнең кайберләре унар мәртәбә дөнья күргән.

      Ризаэддин Фәхреддиннең “Шәкертлек әдәбе” хезмәте әле бүгенге укучыга бик үк таныш түгел. Бу хезмәт мәктәп-мәдрәсәләрдә белем алучы шәкертләргә, яшьләргә багышлап язылган. Китапта белемнең кыйммәте,уку әдәпләре, үзеңә остаз, иптәш сайлау, тырыш, максатчан булу һ.б. мәсьәләләр каралган.

      “Шәкертлек әдәбе” китабының “Гыйлем” бүлегендә ул төшенчәнең бары тик кешеләргә генә хас булуы, һәм алар өстендә булган олы бурыч икәнлеге турында аңлата. Дәлил итеп: “Белмәгән нәрсәләрегезне белгән кешеләрдән өйрәнегез! Белгәннәр белән белмәгәннәр бер дәрәҗәдә булмас”,- дигән Аллаһы Тәгалә сүзләрен китерә. Р.Фәхреддиннең гыйлем турындагы фикерләре гыйбрәтле: “Галимнәр – кабердә ятсалар да тереләр, әмма наданнар – җир өстендә йөрсәләр дә үлекләр”; “Гыйлемле булу кеше өчен мөбарәк бер зиннәт һәм һәрбер өстенлекнең иң гүзәле”; “Гыйлем – аулакта иптәш, чит җирләрдә сердәш, дуслар хозурында зиннәт һәм дошманнарга каршы үткен корал”; “Гыйлемле кешегә һәрбер ишек ачык булыр” һ.б.

      “Дәрес һәм уку тәртибе” дигән бүлектә галимебез шәкертләргә иң әүвәл гаять мөһим булган гыйлемнәрне беренче чиратта үзләштерергә чакыра һәм аларны башкалардан аера белүне күздә тота. “Кирәкләрдән алда бик кирәкләр һәм кирәкмәсләрдән элек кирәкләр укылыр. Бик кирәкләр исә - фарызлар, аннан соң сөннәтләр”,- ди ул. Дини фәннәрдән башка, шәкертләр дөньяви фәннәрне дә үзләштерергә тиешлеге хакында ассызыклый.

      “Тырыш һәм гүзәл холыклы, белгәне белән гамәл кылучы, әдәпле һәм инсафлы иптәшләрне ихтыяр итәргә, ялкау һәм күп сөйләүче, кеше арасын бозучы, ялган эшләргә өйрәтүче һәм кешедән көлүче кебек бозык холыклы иптәшләрдән ерак булырга тиешле”,- ди Р.Фәхреддин “Иптәш сайлау” дигән бүлектә. “Ахмак иптәшләрнең яманлыгы кадәр йогышлы һәм зарарлы нәрсә дөньяда юк. Ялкау кеше белән иптәш булган кеше үзенең теләгенә ирешүдән мәхрүм калыр”,-дигән сүзләр күпләребезне уйландырырга мәҗбүр итә.

      “Иҗтиһад” дигән бүлектә гыйлем алу өчен шәкертнең, остазның, ата яки тәрбияченең тырышлыгы зарури икәнлеген аңлата. Сәламәтлегенә зыян китерү бәрабәренә укуны инкяр итә. Бу хакта ул: “Тырышлык – акыл һәм фикергә, шулай ук тән һәм әгъзаларга зарар китермәс рәвештә тырышу ул”,- ди. Дәресне истә калдыру өчен, аны кат-кат укырга, күңелдән кабатларга, иң мөһиме – андагы төп фикерне аңларга кирәклеген әйтә. Алган гыйлемнәрне яхшы саклау өчен тырыш шәкертләр янында китап һәм дәфтәрләр булырга тиешлекне искәртә. “Бу көндә белергә тиешле сабакны иртәгә калдырмау – белем алуның олы шартларыннан, чөнки һәр көн өчен үзенә хас дәрес һәм шөгыль булганлыктан, бу көн шөгыле иртәгә калса, эш күп җыелып, зиһен таралуга сәбәп булыр,- ди Р.Фәхреддин. –Тырыш кешеләр максатларына ирешерләр, бикле ишекләр тырышканнарга ачылыр”.

      “Белем алу вакытлары” һәм “Яза белү” бүлекләрендә олуг галимебез даими белем алырга тиешлегебезне һәм иң кирәклеләрен язып куярга тиешлекне җиткерә. “Уку вакыты бишектән ләхеткә кадәр булып, һичкем һичбер вакытта гыйлемнән хаҗәтсез булмас. Шулай булса да белем алу өчен яшьлек, аеруча, сабый чаклары иң яраклы вакытлардыр. Яшьлектә алынган гыйлем ташка казылган (чокылган) нәкыш мисалында бетмәс һәм онытылмас”,- ди ул. Ә язулар хакында түбәндәгеләрне әйтә: “Бөтен гамәлләр һәм язулар барлык мәхшәр халкы алдында укылачак бер көн бар. Гайбәтләре язылган һәм яла ягылган кешеләр шул сәгатьтә Аллаһы Тәгалә хозурында дәгъва кылсалар, сакларлык адәм һәм качарлык урын табу мөшкел булыр. Шушы хикмәт өчен: “Кыямәттә укырлык булмаган нәрсәләрне дөньяда вакытта язма!..”- дигәннәр”.

      “Мәктәп тәртипләренә буйсыну” бүлегендә мәктәптәге кагыйдәләргә баш ию, остаз һәм мөгаллимнәр кушканына буйсыну – гыйлемне хөрмәтләү билгесе булуын, “Пакьлек һәм тәһарәт” турындагы   өлештә аның  сәламәтлек,  иминлек  өчен  иң  мөһим  шартларның,  берсе  булуын,  ә  “Икътисад” бүлегендә аның саранлык белән бәйле булмавы, бәлки гаделлек белән сарыф итү – фәкыйрьлектән һәм мохтаҗлыктан саклый торган нәрсәләр икәнлеген аңлата.

      Һөнәр һәм кәсепнең кирәклеге турында да “Шәкертлек әдәбе” китабында мисаллар китерелгән: “Һөнәрсезлек сәбәпле адәм углы дөньяда тору өчен түгел, бәлки җаныннан буш калган калыпны саклар өчен дә чара таба алмас... һөнәр һәм кәсеп – фарыз соңында фарыз бер эш”. Шәкертләрнең буш вакытлары турында түбәндәгеләрне язган: “Шәкертлек заманасының бар сәгатьләре белем алу белән үтмәс, бәлки кайбер буш көннәр, хәтта ки буш айлар булыр. Әгәр дә шушы вакытларда кайбер яраклы һөнәрләр хаҗәт үтәрлек булса да өйрәнелсә, файдасыз булмас. Һөнәр ашарга сорамас, ашарга бирер. Дин гыйлеменнән  башка – ахирәт, һөнәрдән башка дөнья төзек булмас. Дөньясы төзелмәгән кешенең ахирәте төзелмәгәне дә хәтердән чыкмасын”,- дигән.

      Китапның соңгы “Күркәм холык” бүлегендә аның кадерен исбат итәр өчен Рәсүл Әкрам хәзрәтләренең: “Кешеләрне малыгыз белән ризалатырга көчегез җитмәс, аларны күркәм холкыгыз белән ризалатырга тырышыгыз”,- дигән сүзләрен китергән. Дөрестән дә, күркәм холык янында таш йөрәкләр һәм кара күңелләр йомшара, дошман һәм дусны ризалатыр өчен аннан да үткен корал юк дөньяда. Р.Фәхреддиннең чын күңелдән әйткән теләкләре шәкертләр өчен васыять кебек яңгырый: “Киләчәк гомерегездә олы галим яки башка бер кеше булсагыз булыгыз, ләкин күркәм холыктан бер карыш читкә чыкмагыз. Күркәм холык белән аз гыйлем дә күп, кыска гомер дә озын булыр. Тәкъвалык,эштә һәм сүздә дөрес булу, сабыр һәм чыдамлы, тыйнак булу, ялыну һәм һәр эштә киңәш итү, сәламәтлекне саклау кебек эшләр күркәм холык булып, бигрәк тә шәкертләр өчен кирәкле. Кесә һәм янчыкларда алтын-көмеш булмау гарьлек һәм бәла түгел, ләкин күңелләрдә күркәм холык белән гыйлем булмау – гарьлек һәм олы бәладер”.

      Фикерне йомгаклап, олуг галимебезнең шушы сүзләрен әйтеп булыр иде: “Адәм баласы үзен-үзе тәрбияләргә, камилләштерергә тиеш, буй җиткән һәр кеше үзен-үзе тәрбияли ала. Киләчәк көннәрегездә, бәлки, бу сүзләр кирәк булыр дип сезгә бу көннән сөйләп куйдык. Колакка кергән сүз бервакыт, бәлки, күңелгә дә керер”,- ди Ризаэддин Фәхреддин. “Шәкертлек әдәбе” китабы галимебезнең бу сүзләрен тормышка ашыруда һәм рухи мирасыбызны барлауда хәерле бер эш булыр дип ышанасы килә.

 

Нияз Бишбалта, Казан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: