Ришат Төхвәтуллин: «Мин үзем – эгоист... Үзем өчен генә яши идем»
Җырчы Ришат Төхвәтуллин өйләнмәгән ир-егетләргә пост багышлаган.
Татарстанның халык артисты егетләрне, өйләнеп, әти булу белән, тормышларында нинди үзгәрешләр көтүе хакында «кисәтә».
Буйдак егетләргә багышлана!
Балагыз тугач, сездә дә минеке кебек үк хисләр булачак. Балагыз сулый торган һава чиста булсын өчен, сез тузан да сөртәчәксез. Аның беренче елмаюын күреп шатланулар, озаграк тын алмый торса, борчылулар... Хезмәтегез дә балагыз өчен булачак. Тормышыгызның бөтен мәгънәсе балада булачак.
Мин үзем – эгоист... Мин үзем өчен генә яши идем, ә хәзер улым өчен яшим. Улым туганнан бирле, хәтта читләрне дә якын итәм.
Улымны бик яратам һәм аны ничек тәрбияләрмен дип борчылам. Кайвакытта ачуланырга да кирәк булачак бит, тик бер дә ачуланасы килми. Бәхетең булсын, улым, – дип яза Ришат үзенең хисләре турында сторисларында.
Алия һәм Ришат Төхвәтуллиннар Алим исемле малай үстерәләр. Тиздән Алимга 1 яшь тула.
Фото: социаль челтәрләрдән
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Комментарии
0
0
Улым очен яшим дигэнсез, э анын анисе дэ бар бит. Алар очен яшим, эшлим, дисэгез сон шунда?!
0
0