Ринат Низаметдинов, МХОга китәр алдыннан: «Бар ышаныч синдә, Фәния апа! Бер туганым да юк...»
Арабызда мәрхәмәтле, туган җанлы һәм ярдәмчел кешеләр аз түгел. Шулай да, без якын туганын да күрергә теләмәгәннәрне беләбез.
Дөнья булгач, төрле хәлләр була. Махсус хәрби операция күбебезне кыен хәлгә куя. Кемдер хәрби хәрәкәтләрдә катнашучыларга көн-төн гуманитар ярдәм җыю белән мәшгуль, кемдер берни булмагандай үз җаена яшәвен дәвам итә. Ә әче җилләр һәркайсыбызга кагылырга мөмкин. Әлбәттә, берәүгә дә кайгы-хәсрәт килмәсен.
Кызганычка, Ватан иминлеге өчен барган хәрби операциядә гомерләре өзелгәннәр дә булып тора. Бу язма да сугыш герое түгел, ә шуннан туганын кайтартып җирләгән олы йөрәкле Фәния ханым Нигъмәтҗанова турында.
Аның бик ерак, чыбык очы туганының улы Ринат Низаметдинов, МХОга китәр алдыннан: «Бар ышаныч синдә, Фәния апа! Бер туганым да юк», – дигән. Киткәч тә еш шалтыратып, Фәния апасына рәхмәтләр укыган. Укырлык та шул.
Фәния ханым сөйләвенчә, Ринатның әтисе Мансур абый тумышы белән Үтәнгеш авылыннан. Алар гел бер-берсенә йөрешеп, араларын суытмаганнар. Мансур Низаметдинов гаиләсе белән Казанда яшәгән. Авылга кайтып йөргәннәр. Әгәр дә Фәния һәм аның тормыш иптәше Илдар Нигъмәтҗановлар туган җанлы булмасалар, андый йортка кемнең кайтасы килсен.
Кызганычка, Низаметдиновлар гаиләсеннән хәзер Ринатны да соңгы юлга озаткач, беркемнәре дә калмаган. Башта Нурания апа, аннан соң Мансур абый, озакламый уллары Марат якты дөнья белән саубуллашкан. Кече уллары ялгызы гына яшәп кала. Ниндидер сәбәпләр белән хөкем ителә. Бөтен гаепне аның өстенә аударалар. Фәния ханым бу гаепләнүнең бөтен нечкәлекләрен белмәсә дә, юаш Ринатның гаебенең зур булмавына ышана. Ул Свияжск колониясеннән махсус хәрби операциягә китәргә ризалык биргәндә, срогын тутырырга ике елы гына калган була. Сынау аша үзен аклатасы килү теләге аның зур булган күрәсең. 2023 елның апрелендә китә, 2024 елның июнендә җәсәде кайтарыла. Ә аны эзләтү, табу һәм кайтарту да Фәния ханым җилкәсенә төшә. МХОдан хәбәре булмагач, аны эзләтә башлый Нигъмәтҗановлар гаиләсе. Хатларны кайларга гына язмыйлар, хәтта прокуратура да калмый. Бер уйласаң, Фәния ханым өчен бу мөһим булганмы? Әмма аның кебек кешеләрне үз юлыннан тайпылдырып булмый. Ул бернигә карамастан, 53 яшьлек Ринатны эзләтүне дәвам итә. «Не нашли!» – дигән җаваплар һаман килеп торса да. Һәм, ниһаять, эзләтә торгач, табылуы, каты сугышларда һәлак булуы турында хәбәр килеп ирешә. Бу аларга шатлык китермәсә дә, табылуы ни тора һәм аны туганнары янына җирләнүе күңелләрен аз-маз тынычландыра. Шулай эшлиләр дә. Ринатны үзләренә, Каратмәнгә кайтартып, зиратта бөтен туганнары янына җирлиләр. Һәм иң гаҗәбе шунда, авылга алып кайтып күмгән өчен бернинди финанс ярдәме күрсәтелми булып чыга. Шуңа карамастан, Нигъмәтҗановлар үз сүзләрендә тора. Бар нәрсәне дә акчага кайтарып булмый. Әмма сугышчыны җирләү өчен ярдәм булмавы сорау тудыра. Авылда күмелсә дә. Түләүләр якын туганнарга гына бирелә – закон буенча.
Нигъмәтҗановлар гаиләсе үз өстенә бу йөкне алган икән, аны ахырына кадәр җиткерүне бурыч итеп куйган. Бурыч та түгел инде, алар моны йөрәк кушуы буенча эшли. Түләүләр, акча мәсьәләсе – соңгы урында. Акчасыз әллә нәрсәләр эшләп булмаса да. Ринатның Казандагы кечкенә генә фатиры да булган. Хатыны юк, 30 ел элек аерылышканнар, балалары да юк. Шуңа күрә хәзер алда тагын эшләр күп: нотариуска, адвокатка акчалар түләп Ринатның нинди килешү төзегәнлеген ачыкларга кирәк. Ә ул бармы икән әле? Шулай да, ятып калганчы, атып калырга кирәк.
Фәния ханым үзе Зур Күлбаш авылында туган. Аннан соң гаиләсе Үрнәккә күченгән. Укуны тәмамлагач, Казанда 5нче тегү фабрикасында эшләгән. 1977 елда Каратмән авылы егете Илдарга кияүгә чыгып, шунда яшәп ятулары.
– Каенана-каената белән 30 ел яшәдем. Башта Олы Якедә балалар бакчасында эшләдем, аннан соң Олы Карагуҗада башлангыч сыйныф укучыларын, соңгы елларда Ключидә рус балаларына татар теле укыттым, – дип ике җөмлә белән сөйләп бирде ул үзе турында. – Аннан лаеклы ялга киттем. Авылдан авылга юл йөрү кыен, бураннарда үрмәләп барган вакытлар булды. Хәзер бакча эшләре белән шөгыльләнәбез. Сыерыбыз бар. Иптәшем аны бетерик дисә дә, мин каршы. Хәрәкәтләнергә кирәк.
Авыл җирендә хәрәкәтләнергә эш җитәрлек анысы. Шуларга өстәп, Фәния ханым авылдашлары белән МХОга гуманитар ярдәм җыю белән мәшгуль. Иленә шундый кыен вакытта якташларын ярдәмсез калдыра алмый. Аларга мәчеттә Әхтәм хәзрәт Ибраһимов токмач кисәргә урын бүлеп биргән. Шунда кисәләр, әзерлиләр, аннан соң үзләре артыннан җыештырып китәләр. Фәния һәм Илдар Нигъмәтҗановларның бер уллары бар. Ул гаиләсе белән Казанда яши.
– Фәния апа белән без дуслар гына түгел, туганнар кебек, – дип сүзгә кушыла шәһәрдә яшәүче Роза Гарипова. – Бик үрнәк гаилә булып яши алар. Кеше бит әти-әнисен дә шулай хөрмәтләми. Зиратта Низаметдиновлар гаиләсенең һәрберсенә чардуганнар куючы, ашларын уздыручы да алар. Бик тырыш, җаваплы кеше ул Фәния апа. Өендә менә дигән хуҗабикә. Авылда нинди эш бар, алар беренче булып йөрүчеләр. Саф, киң күңеллеләр һәм бик тә тыйнаклар. Ринатны да ничек озак эзләттек, язмаган җиребез калмады. Менә өчесен үткәрделәр инде. Башкаларын да үткәрәчәкләр. Беркайдан бернинди ярдәм булмаса да. Өстәлләрне дә бит алар андый-мондый бәлеш куеп кына уздырмый, ә туй табыны кебек була.
Фәния Нигъмәтҗанова кебек кешеләрнең изге гамәлләрен күреп, бер яктан шаккатасың, икенчедән шатланасың. Андыйлар якташларын, туганнарын һәм танышларын бервакытта да авыр хәлдә калдырмаячак. Үрнәк алыйк шундыйлардан һәм үзләренә дә уңышлар теләп калыйк. Кылган саваплары үзләренә йөзе белән әйләнеп кайтсын.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев