Рифат Зарипов: «Буш куык кемгә кирәк?»
Күпләр аны гадилеге, ихласлыгы өчен яратадыр. Кемгәдер уен-көлкеле чыгышлары ошаса, башка берәүләр, киресенчә, мәгънәле җырларына мөкиббәндер. Бу юлларда Татарстанның атказанган артисты, җырчы һәм юмор остасы Рифат Зариповны танып алдыгызмы?
– Кыстыбый һәм кычыткан чыпчыгы турында да, «ялгызларга тимәгез», «күңел эретерлек сүзләр бар» дип тә җырлыйсыз. Репертуарның төрлелеген саклау – максатмы? Әллә очраклы гына килеп чыгамы?
– Мин халык теленә «юморист Рифат Зарипов» дип мендем. Җырчы түгел, ә шаян артист. Җырласам да, кызык булырга тиеш, җырлаганнан соң да. Әмма концерт та, тормыш та гел шаярып кына бармый бит. Арада фикер кирәк. Концерт залында тамашачының сигез яшьлеге дә, сиксән яшьлеге дә утыра. Аның берсенә кызык кирәк булса, икенчесе: «Бу бала, сикерүдән туктап, берәр акыллы сүз әйтер микән...» – дип утырырга мөмкин. Шуңа кыстыбые да, ялгызлык турындагы җыры да кирәк.
– Димәк, сәхнәдәге Рифат – образ гына?
– Әйе. Ләкин сәхнәдә үземне «уйныйм» дип әйтә алмыйм. Ихласлык та, эчкерсезлек тә, ышану да бар. Самимилек тә – үз урынында. Шул ук вакытта сәхнә хәйләлеге дә юк түгелдер. «Чүт-чүт» кенә барысы да кирәк (көлә).
– Җыр турында иде сүзебез. Гел каршыга китереп куймыйлардыр инде, эзләнергә, сайланырга туры киләдер?
– Җырларны бик күп җибәрәләр. Кайбер авторлар көненә 10–15 җыр язып җибәрә. Ләкин алай була алмый бит инде ул! Мин гел үзебезне элеккеге артистлар белән чагыштырырга яратам. Аларның репертуарында җәмгысы 60–70 җыр булган. Барысын да халык белгән, кушылып җырлаган. Ә без хәзер елына 25–30 җыр чыгарабыз. Шуларның бер-
икесен бер түгел, ике-өч ел тыңласалар, инде яхшы дигән сүз. Хәзерге җырлар бер тапкыр кулланыла торган салфеткалар кебек. Тагын бер мәсьәлә: хәзер бит кешегә, җырга караганда, кемнең кем белән ызгышуы, сугышуы кызык. Артистлар да, «хайп», «пиар» дип, әледән-әле шуны күрсәтеп тә торалар. Безнең татар тәртипле, итәгатьле халык бит инде ул. Мактап әйтүем түгел, бу безнең канга сеңгән. Ләкин соңгы берничә елда бу сыйфатны җуйдык кебек.
– Халыкны тәрбияләү бурычы да онытылып бетте…
– Без халыкны тәрбиялибез дип әйтә алмыйм. Менә элек артистлар чынлап та үрнәк булган. Авылларда яшәүче халык: «Культурный» кешеләр ничек киенә, үзен ничек тота икән?» – дип, ике айга бер килүче артистның концертына ашыккан. Ул чакта телевизор да юк, интернет та. Ә хәзер, киресенчә, тамашачы кайбер артистлардан күпкә зәвыклырак. Шәп тавышлы җырчыларыбыз да, шәп программалар да бар. Тик менә кайбер гамәлләребез белән үз бәябезне үзебез төшермәсәк иде.
– Шушы вазгыятьтә үзегезне ничек хис итәсез? Кул селтәп, сәхнәне ташлыйсы килгән чаклар буламы?
– Ничек кенә булса да, артист булу – бала чактан күңелдә йөрткән хыялым һәм хәзерге көндәге яраткан эшем ул. Егылып китеп, баштанаяк шунда «чумып» эшлим дип әйтә алмыйм. Ул миңа артык авыр бирелми. Поезд кузгалган – мин аңа утыннар гына өстим. Менә шушы тотрыклылык кадерле. Дөресме бу, юкмы – шулай ук җавабын белмим. Әмма булганына шөкер итә алудан да тәм табам. Дан, исем дип, кем беләндер ызгышып, җыр бүлеп, аерылышып, кушылып йөрүчеләрне аңламыйм. Миңа бу хәлләрдән «смешно». Булмаган әйберне булды дип сөйләү калебемә, күңелемә туры килми.
– «Пиар» дигәннән, талашырга, судлашырга яки башкача кеше теленә менәргә тәкъдим иткәннәре бармы?
– Журналистлардан да, артистлардан да «пиар» ясау тәкъдиме килгәне бар. Эшләгез, ләкин миннән башка. Алай гына халык мәхәббәтен дә, популярлык та, абруй һәм дәрәҗә дә яулап булмый. Юктан бар ясап, юкны бар итеп сөйләп, үзеңнән буш куык ясыйсың дигән сүз бит инде ул. Ә буш куык кемгә кирәк?
– Безнең татар халкы электән җор телле булган. Ләкин без бу сыйфатны югалттык кебек. Моның сәбәбе нидә дип уйлыйсыз?
– Без хәзер китап урынына комментарийлар укыйбыз, спектакль урынына блогерларны карыйбыз… Элек күбрәк укылган, күбрәк йөрелгән инде ул. Җор теллелекнең генә түгел, безнең телебезнең дә хәле аяныч бүген. Татарча аңламый башладык бит! Саф татар авылында балалар татарча сөйләшми. Ә алар – безнең яшьтәшләрнең балалары.
Блиц-сораштыру
– Бүген сезгә һәм, гомумән, адәм баласына нәрсә җитми?
– Минем командага яхшы музыкантлар һәм шәп биючеләр җитми (көлә). Ә, гомумән алсак, күңел тынычлыгы җитми.
– Тамашачыны аеруча кайсы ягыгыз җәлеп итте икән?
– Гадилек, ихласлык дип уйлыйм.
– Туганлык – ул…
– …Аллаһы Тәгалә бүләге. Аны без сайлый да, кире кага да алмыйбыз. Ничек бар, шулай кабул итеп, рәхмәтле булып, аны сакларга кирәк.
– Улыгыз Ислам, җырчы булам, дисә, нишлисез?
– Бернишләмим. Тәкъдиренә нәрсә язылган, шулай булачак.
– Тормышта үкенеч бармы?
– Юк. Һәм булмасын да иде.
(Кыскартып алынды)
Ватаным Татарстан
Әлеге язма күңелегезгә хуш килсә, комментарий яза яисә аста урнаштырылган төймәләргә басып (смайллар), үз фикерегезне белдерә аласыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев