Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

РФ Президенты Себердә хайваннарны саклап калырга чакырды

Владимир Путин урман янгыннарыннан зыянны киметергә чакыра.

Владимир Путин Якутиядә табигый катаклизмнар зонасыннан хайваннарны коткарырга чакырды. Шундый мөрәҗәгать белән ул Россия Федерациясендә су басу һәм табигый янгыннарны бетерү буенча киңәшмәдә чыгыш ясады.

"Янгынга каршы чаралар үткәргәндә, тайга һәм урманнарда хайваннар дөньясына зыянны киметү буенча эшне оештырырга кирәк. Һичшикчсез, кыргый хайваннарны коткару эшен мөмкин булганча оештыру мәҗбүри булып торырга тиеш”,- дип белдерде Владимир Путин «Россия 24» youtube-каналында трансляцияләнә торган киңәшмәдә.

Алдарак Якутиядә урман янгыннары аркасында хатын-кызлар һәм балаларны эвакуацияли башладылар. 7 000 гектардагы торак пунктларга янгын куркынычы яный. 5-tv.ru хәбәр иткәнчә, Якутиядәге янгыннардан төтен Байкалга кадәр барып җиткән инде. Янгынның гомуми мәйданы 4 млн гектардан артып китә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев