РФ Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгы ялгыз картларны гаиләләргә урнаштырырга тәкъдим итте
Россия Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгы төбәкләргә өлкән буын гражданнарының тормыш сыйфатын күтәрергә ярдәм итүче тәҗрибәләр турында мәгълүмат юллады. Өлкән яшьтәге кешеләрнең тормышын яхшырту ысулларының берсе-аларны тәрбиягә гаиләләргә урнаштыру, дип саныйлар ведомствода. Мондый тәҗрибә Ханты-Манси автономияле округында эшли икән инде, биредә ялгыз картларга ярдәмче билгелиләр. Ул өлкән кешене үз гаиләсенә кабул итә һәм аңа көндәлек эшләрдә булыша, шул хезмәте өчен 10 мең сум күләмендә пособие ала.
Хезмәт министрлыгы материалларыннан күрсәтелгәнчә, гаиләгә автоном округта яшәү урыны булган, сәламәтлеге буенча үз хокукларын мөстәкыйль рәвештә тормышка ашыра һәм яклый алмаган «эшкә яраклы гражданны (55 яшьтән өлкәнрәк хатын-кыз, 60 яшьтән өлкәнрәк ир-ат) алырга мөмкин. Тагын бер шарт: өлкән кешенең йә эшкә сәләтле балигъ булмаган балалары булырга тиеш түгел, йә алар ниндидер сәбәпләр аркасында (мәсәлән, башка төбәктә яшәү яки үзе инвалид булу аркасында) аны карый алмасалар гына.
Шул ук вакытта белгечләр пенсионерларны алдакчылардан арындыру өстендә, шулай ук яңа гаилә әгъзалары бер-берсе белән тыныша алмаган очракта төрле вариантлар турында уйлау мөһим, дип кисәтә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев