Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Республикада икенче

2 октябрьдә Казанда 60 яшьтән өлкәнрәк ир-атлар һәм 55 яшьтән өлкәнрәк хатын-кызлар арасында республика осталыгы конкурсының финалы булды. Ярышлар Халыкара өлкәннәр көненә багышланган иде.

Ул һәр елны 1 октябрьдә билгеләнә. Мондый ярышлар беренче тапкыр 2011 елда булган иде.  Анда Дәүләт автоинспекциясе ветераннары катнашты. 2012 елдан   респуб­ликаның шәһәр һәм районнарында  әзерлек этаплары уздырыла һәм  Казандагы финалда катнашучылар билгеләнә башлады.
Быелгы финалда 42 автосөюче катнашты.  Алар җиңел автомобильдә йөрү осталыгын, юл кагыйдәләрен белү-белмәүләрен күрсәтте. Конкурсны ачу тантанасында Татарстан Республикасы премьер-министры урынбасары Шамил Гафаров катнаш­ты. Татарстан Хөкүмәте исеменнән  ул конкурсантларны  Халыкара өлкәннәр көне белән котлады, намуслы хезмәтләре өчен рәхмәт белдерде һәм ныклы сәламәтлек, имин юллар теләде.
Конкурс нәтиҗәләре буенча хатын-кызлар арасында  Бөгелмә районыннан Наталья Березовская җиңде. Пьедесталның икенче баскычына  Яшел Үзәннән Наталья Пашкова күтәрелде. Ә Лаеш районынан Рузалия Вәлиуллина өченче булды. Җиңүчеләргә кубоклар, медальләр һәм бүләкләр бирелде.

Юлия Леонтьева,
Яшел Үзән ЮХИДИ бүлеге
инспекторы  

Автор фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев