Республикабызда «Татарстан почтасы» бүлекчәләрендә эшләү өчен 300дән артык вакансия ачылды
Үзизоляцияләү режимы гамәлдә булган чорда, почта бүлекчәләренең 8 мең хезмәткәре үз эшләрен дәвам итә.
"Татарстан почтасы" 300дән артык хезмәткәрне өстәмә кабул итәргә әзер, шул исәптән, хат ташучы һәм оператор вазифасына да.
Озак ялга чыкканнар өчен бер-берен алыштырып тору мөмкин. Вакансияләр буенча бурычлар арасында - бүлекләрдә клиентларга хезмәт күрсәтү, посылкаларны һәм беренче кирәк булган товарларны клиент ишек төбенә кадәр китерү, түләүләрне кабул итү кебекләр бар.
Тулырак мәгълүмат (843)221-18-98 һәм 7(843)221-18-68 телефоннары, яисә контакт үзәге номеры буенча 7(800)200-28-84 (Россия буенча шалтырату бушлай) алырга мөмкин.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев