Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Республика җитәкчелегеннән бүләк

Васильево активисты Альбина Филимонова «2022 ел волонтеры гран-при» номинациясендә «Мәрхәмәтле Татарстан» премиясе җиңүчеләре өчлегенә керде.

Альбина Филимонова бик күп экологик проектлар җитәкчесе, шуңа да ел волонтеры исеменә бик тә лаеклы. Конкурста җитди сайлап алу турын уза, барлыгы 300гә якын катнашучы була.

Нәтиҗәдә, Альбинаның эшчәнлеге югары бәяләнә. Бүләкне аңа Рөстәм Миңнеханов тапшыра.


Шулай ук ул республика башлыгы белән формаль булмаган очрашуда катнашты, анда чәй табыны артында Татарстанның волонтерлар хәрәкәте турында фикер алыштылар. Якташыбызны зур нәтиҗә белән котлыйбыз!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев