Ремонт өчен түләмәсәң, субсидиясез каласың
– Мин капиталь ремонт квитанциясе буенча түләмим. Хәзер мине субсидиядән мәхрүм иттеләр. Бу законлымы?
– Капиталь ремонт буенча взнос түләмәү, чынлап та, субсиядиядән мәхрүм итү өчен нигез була ала. Түләүләр инде ике айлык бурыч җыелганнан соң ук туктатыла. Кабат субсидия кайтаруларын теләсәгез, бурычны түләү турында килешү төзегез һәм аны намуслы рәвештә үтәгез (РФ Торак кодексының 154 маддәсенең 2нче пункты, 159 маддәсенең 5 пункты; Торак һәм коммуналь хезмәтләр түләүләренә субсидия бирү кагыйдәләренең 56нчы пункты).
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев