Региональ хезмәттәшлеккә һәм үсешкә ярдәм итү Татарстан фондының Яшел Үзән филиалы районда чыгучы бердәнбер татар газетасына ярдәм күрсәтә
Быел да әлеге фонд традиция буенча районыбызда яшәүче мохтаҗ гаиләләргә 2023 елның алты аена “Яшел Үзән” газетасын яздырды.
Шулай итеп, күп кенә гаиләләр яңа елдан газетабызны укып, рухи азык алачак, иң кайнар яңалыклар белән танышып барачак. Һәм, әлбәттә инде, киң күңелле иганәчеләргә рәхмәт сүзләре белән изге теләкләрен дә җиткерәчәкләр.
Без дә, ярдәмчеләребезгә чиксез рәхмәтле. Райондашларыбызга бүләк иткән шатлык-куанычлар үзегезгә меңе белән әйләнеп кайтсын.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев