Район башлыгы сорауларга җавап бирә
– Мирный бистәсе елдан ел үсә, балалар арта һәм алар мәктәпләргә сыешмый башлады. Анда һич югы бер мәктәп булса да салу планда юкмы икән?
– Республикада Татарстан белем бирү учреждениеләрендә яңа урыннар булдыру буенча бишьеллык план расланды. 2019 елда Мирный бистәсендә мәктәп төзеләчәк, бу планга кертелгән.
– Шәһәребездәге 23нче «Алтын башак» балалар бакчасына капиталь ремонт булачакмы?
– Әйе. 2018 елда 23нче, 12нче «Земляничка» һәм Бело-Безводный авылы балалар бакчаларына капиталь ремонт ясалачак. Аларга бу эш өчен республика 20млн, 30 млн һәм 15 млн сум акча бүлеп бирде.
– Бу урам этләреннән котылуның бер генә чарасы-юлы да юкмени соң? Куркыныч бит!
– Әгәр бу эт яки этләр минем иминлегемә куркыныч тудыра дип фотога төшереп, аларның йөрү урыннарын күрсәтеп авыл җирлеге башлыгына яки кайнар линиягә (4-30-00) хәбәр итсәгез, безнең ул этләрне тотарга законлы нигез булачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев