Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
Яшәеш

Рәшит Сабиров: «Әнине карадым. Ун еллап урын өстендә ятты...»

Райондашыбыз, Бәчек авылы егете, 29 яшендә үк «Татарстанның халык артисты» югары мактаулы исеменә лаек нәфис сүз остасы Рәшит Сабиров быел 6 июльдә 70 яшьлек юбилеен билгели. Шул уңайдан, Рәшит абый үзе әйтмешли, җәйге кызу эш вакытында кешенең укырга бик вакыты да булмас, дип, Алмаз Хәмзинның «Биш татар» китабыннан аның турында истәлекләрдән өзекләрне укучыларыбызга хәзер тәкъдим итәргә булдык.

БАЛАЧАК

«...– Әни миңа: «Син яшьтән үк нечкә күңелле булдың», – дип әйтә торган иде. Әтинең беренче хатыны үлгәч, әни өч бала өстенә аңа кияүгә чыга. Ситдыйк абый, Суфия апа, Сания апа. Ситдыйк абыйга яшь ярым була. Әни дә алты бала таба. Әни менә шул өч баланы, үз баласыдай күреп, аермыйча тәрбияләп үстерде.

Әнинең исеме Рәхимә, әти – Хафиз. Без бай яшәмәдек. Абзар түбәсеннән саламны да алтмышынчы елларда гына төшердек. Әти беркайчан урлашмады, колхоздан бернәрсә алып кайтмады. Авыл Советында эшләде. Репрессияләнүдән куркып калган, әлбәттә. Шуңадыр, аны куркак дия иделәр. Бакчабызда бәрәңге үстердек, ул вакытларда яшелчә утырту юк иде. миңа әтинең: «Улым, син яшьтән үк игелекле идең», – дип әйткәне булды. Мин аны үзем дә хәтерлим. Без, балалар, тезелешеп табын янында утырган. Әни аш пешергән иде. Итне турап, һәрберебезнең тәлинкәсенә тигез итеп салып чыкты. Мин: «Әни, үзеңә калмады бит инде, әни, үзеңә калмады бит инде...» – дип өзгәләнәм.

Әни аны гомере буе әйтте. Шулай дип әйткәнемне гел кабатлап торды. Менә шул, янында ахырга кадәр бердәнбере булып мин торганмын.
Мин – төпчеге. Әнине карадым. Ун еллап урын өстендә ятты. Ак яулыклы, бик чиста карчык иде. Ул мине 43 яшендә тапкан. Әтигә ул вакытта – 54. Театр училищесында укыганда да сагынып кайта, төрле тәм-томнар алырга тырыша идем. Өлкәннәребез дә бар. Фәрит абый көтү көтте безнең, миннән олырагы. Иң өлкәнебез Хамис абый. Киемне иң беренче аңа алалар, менә кызлар белән йөри башлады абыең, дип. Ул шофер булып эшләде колхозда. Шуннан аның киеме Камил абыйга кала, аннан – Фазылга, Фәриткә, миңа килеп җиткәндә, ул ямаулы була иде инде.

МӘКТӘП ЕЛЛАРЫ

– Без укыган чакларда мәктәп укучылар белән тулы иде бит. Сигезенчене бетергәндә, ике сыйныфка кырык ике бала идек без. Ә хәзер берничә авылга бөтен мәктәбенә егермеләп укучы. Авылда абыйлары булмаган малайларны рәнҗетү бар иде, ә минем абыйлар күп: «Әгәр дә берәрсе сиңа тисә, безгә әйт», – дип, кисәтеп куйдылар. Олы абыем шундый нык бәдәнле, мускуллары уйнап тора торган, көчле кеше, сугышудан курыкмый, күзе белән «ашап» кына җиңә иде. Безгә дә шулай булды – бер генә әйтә, ике кабатламый. Мин җиде-сигезенче сыйныфларда укыганда ук мәктәптәге концертларда актив катнаша, шигырьләр укый, җырлый да идем. Безнең телевизор юк әле, ә мин укыган Олы Ачасыр мәктәбе интернатында бар. Шунда беренче тапкыр Илһам Шакировның инструменталь ансамбльгә кушылып җырлаганын күрдем һәм бу могҗизага тиң булды. Бу хатирә минем баш миенә гомергә кереп урнашты һәм үлгәнче сакланачак. Артист булу теләге шулай барлыкка килде. Унынчы сыйныфны тәмамлауга, кич белән аттестатны барып алдым да, иртән поездга утырып, Казанга театр училищесына чыгып киттем. Әти кулыма өч сум акча тоттырып, хәер-фатихасын биреп, озатып калды.

МӘХӘББӘТ ОЧКЫННАРЫ

– Олы Ачасыр урта мәктәбендә тугызынчы сыйныфта бик чибәр, зәңгәр күзле кыз бар иде. Уку башлангач, арткы партага борылып караган идем – шундый матур кыз утыра, бер күрүдә гашыйк булдым. Азрак йөреп алдык, ләкин мәхәббәт озакка бармады, мин тагын бер кызга гашыйк булгангамы, тиз сүнде. Анысы шул авыл кызы иде, йортлары кибет янында гына. Аны озатып йөрдем әле. Еллар үткәч, Норлатка концерт белән кайткан идек, шунда ул минем янга килде. Исәнләштек, сөйләштек. Коробкалы конфет алып, туганнарына кертеп бирдем. Аның үз тормышы, гаиләсе. Тапшырганнар һәм, йөрәгендә калгансың, дип әйткәннәр. Аннары университетта берәү бар иде. Кукмара районыннан. Аның белән узган ел Сабан туенда очраштык. Миңа сөлге биргәннәр иде, мин ул кызны танып, утырып торган җиреннән күреп алдым, иңенә шул сөлгене яптым. «Ирең кая?» – мәйтәм. «Әнә алда утыра», – ди. Шуларга багышлап яратып укый торган бер шигырем дә бар. Училищеда укыганда гашыйк булып йөрергә вакыт та булмады.

ЭШ БАШЫ

Мине, укып бетергәч тә, филармониягә эшкә алдылар, директоры – Марат Таҗетдинов иде. Әлфия Авзалованың бик талантлы алып баручысы Дамир Нәбиуллин фаҗигале рәвештә вафат булды, Әлфия апа алып баручысыз калды. Эзләп, биш кешене тыңлады. Соңыннан: «Энем, син минеке булырсың!» – диде. Шулай итеп, мин аныкы булдым да куйдым һәм гомерем буе аерылмадым дип әйтергә була. Берара, биш еллап, Вафирә Гыйззәтуллина белән гастрольләрдә йөрдем. Шул чама Илһам Шакиров төркемендә эшләдем. Соңгысы Зөһрә Шәрифуллина булды. Барысы белән дә дус булдык. Илһам Шакиров илле яшьлек юбилеема Кырымда ялын ташлап кайтты: «Америкада булсам да кайтыр идем», – диде. Әлфия апа улы кебек күрде. Нәрсә алса да, миңа да өлеш чыгарды, бөтен төркемгә. Юк еллар иде.

(Кыскартып алынды)

Гөлнара Вәлиева әзерләгән язманы тулаем газетабызның №15 (18 апрель, 2025 ел) санында, 7нче полосада укырга мөмкин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев