Рамазанда килгән сынау: «Янгын алдыннан әти әнидән «син миңа риза-бәхилме» дип сораган»
Буа районы Яңа Чәчкаб авылында 20 март кичендә чыккан янгын икеләтә хәсрәт китерә.
Авылның аксакалы дип атарлык бик мөхтәрәм укытучы, мөәзин Рәис Нәгыймуллинның йөрәге янгынны күтәрә алмый: Рәис абый капка төпләрендә егылып җан бирә.
Аяктан егарлык тирән кайгыларын рамазан ае гына бераз җиңеләйтәдер, мөгаен. Рәис абыйның кызы Ләйлә Латыйпова әниләре Гөлнира апага да мөселман кануннары буенча яшәү сынауны сабырлык белән узарга ярдәм иткәнен искәртте.
Рамазан аенда, бигрәк тә, аның соңгы ункөнлегендә вафат булган кешеләр – изге җаннар, дигән сүз бар. Рәис абыйның шундый икәне йөзенә язылган икән ләбаса, ул йөздә ник бер явызлык чалымы булсын! Ләйлә ханымның тамагына төер тыгылып, тышка чыгарга ыргылган күз яшьләрен ничек тә тыярга тырышып сөйләгәннәрен тыңлап, җибәргән фото-видеоларын кат-кат карап та, мин Рәис абыйның нинди кеше булганын тоемлаган күк булдым. Әйтерсең, мин аны гомер буе белгән. Әнә шул алтынга бәрабәр кешегә быел 69 яшь туласы булган.
«Әти: «Кадер киче түгелме икән бүген», – дип сораган»
Фаҗига көнне Рәис абый белән Гөлнира апа, икәүләшеп, мәчеткә Тәравихкә барганнар.
Әни сөйләгәннәр буенча, алар икәү матур гына сөйләшеп, мәчеткә төшкәннәр. Шунда әти Кадер киче турында да сүз каткан. «Бик матур яшәдек, Аллаһка шөкер, бу рамазан аен да күрергә насыйп булды. Соңгы ункөнлеккә кердек инде. Кадер киче түгелме икән бүген, Кадер киче булырга мөмкин кичләрнең берсе инде бу, бик якты, матур кич. Балалар теләкләр теләсен, әйтергә онытма, ачуланышу, үпкәләшүләр була күрмәсен бу көннәрдә», – дип, әнигә киңәшләрен бирергә дә өлгергән. Әле үлеменә кадәр атна буе, аннары шул соңгы кичтә дә әнидән «син миңа риза-бәхилме» дип тә сораган икән. Әни – мәдрәсәгә, әти мәчеткә кереп киткән. Әти мөәзин, үзе азан әйтә иде. Авылны тотып тора торганнардан, бик булдыклы кеше иде әтиебез.
Дүрт рәкәгатьне укыгач, авылдан бер хатын чабып кергән дә: «Рәис абыйларда янгын!» – дип кычкырган. Халык сикереп торган. Әти чыгып чапкан. Мәдрәсәдәге хатын-кызлар ирләргә ияреп укысын өчен, әти, авыл халкы белән берлектә, махсус телевизор ясатып куйган иде. Әни әтинең сикереп торып чапканын күргәч, үзе дә чыгып чаба. Кемдер янгын сүндерүчеләрне чакырган була. Әти-әни төшкәндә, алар әле килеп җитмәгән була. Әти өйгә кермәкче булганда, аны кертмиләр, әти гараж төбендәрәк үлә, – дип көрсенеп куйды Ләйлә ханым.
Әнә шулай Рәис абыйның өченче инфаркты гомерен өзә. Беренче инфаркты аның аяк өстендә узып киткән. Ул чакта күршеләрдә чыккан янгын өчен борчылган булган ул. Икенче инфаркты узган ел сентябрьдә мәчеттән кайткач, төнлә булган. Ләйлә әтисен хастаханәгә алып киткән. Ә өченче инфаркттан, ни кызганыч, Рәис абыйны аңына китерә алмыйлар. «Әтине авырый гына дип белдем, шок булды, әле бит мин аны Казанга алып китеп, терелтергә җыенган идем – булмады», – дип сыкрап сөйли Ләйлә.
Янгын йортны юк итүдән бигрәк, ул көнне Ләйлә әти-әнисе өчен кайгырган.
Янгын турында ишеткәч, иң элек әти белән әнине уйладым. Бүтән бернәрсә кирәкми, йорт-җирсез булсалар да, безгә әти белән әни кирәк. Балалары өчәү, яшәргә урын табылыр иде. Ирем белән авылга кайтып барганда ук, әле әти үлгәнен белгәнче, әти-әни безгә күченерләр, дип сөйләшеп кайттык. Сеңлем дә, энем дә бар, алар да, һичшиксез, кайгыртып яшәрләр иде. Тик без уйлаганча гына булмады шул. Әти китеп барды... Әнигә бик авыр, тик ул гел эш, намаз белән мәшгуль. Мине дә, елаган саен: «Син елап кына да кайтара алмыйсың, артыннан да китә алмыйсың бит», – дип битәрләп ала, – ди Ләйлә.
«Коръәннәр янмаган»
Аллаһның кодрәте, диген! Яныннан соң Коръәннәр исән калган бит, дөрес, суга батканнар, ләкин янгынның аларга көче җитмәгән. Моны могҗиза дими ни дисең?!
Безнең Коръәннәр күп иде. Әни бер якта, әти зал ягында шулай укып утыра иделәр. Өй зур, кая гына карасаң да, аларның һәр якта Коръән. Залдагы Коръәннең бәрхет тышлыгы гына янган, ә эче бөтенләй янмаган. Аннары безнең ишек башында шамаилләр бар. Менә шул пластик шамаилләрдәге Аятел көрсинең бер генә хәрефе дә янмаган. Аллаһы Тәгаләнең кодрәте бит бу, – дип хозурланып бүлеште Ләйлә.
Рәис абый бигрәк киңкырлы талантлы кеше булган. Гармуннар ясау, тимер-томырдан, агачтан эшләнмәләр кору дисеңме – һәр эшкә маһир булган. «Кулыннан гөлләр тама» диләр андый кешеләр турында. Кызганыч, янгын аның гармуннарын аямаган. Кием-салымнар, йорт җиһазлары да янып беткән. Бүген алар, һичьюгы, документлары исән-сау калганга сөенә.
Әле дә ярый, паспортлар исән-сау. Мунча ягы әйбәт калган, ялкын телләре анда күчәргә өлгермәгән. Ишекнең ябылуы аркасында, кислород йөрмәгән, әни һәрвакыт ишекне ябып, газларны карап йөри иде шул.
Йортны торгызырлык үзе. Янгын сүндерүчеләр әтинең эчтән тышлаган агач такталарын тиз-тиз куптарып, стеналарны исән калдырдылар, стенага ут күчмәде. Дөрес, алар бик каты корымлы, янган, ләкин аларны ничек тә чистартып була төсле. Анда әле яңадан газ кертәсе, батареяларны сүтәсе булачак. «Батареяларны кисегез, болай эшли алмыйбыз», – дип карап киттеләр. Шундый кызганыч булып китте, әти үз кулы белән ясаган батареяларны кисәсе булгач. Тимер-томырга да бик оста иде шул. Математика, геометрия укытучысы булгач, миллиметрына кадәр төгәл иде бөтен нәрсәсе, – ди Рәис абыйның кызы.
«Зур хәрефләр белән язып куярлык Укытучы һәм Әти»
Ләйлә ханым әтисе турында якты истәлекләре белән дә уртаклашты.
Әти без кечкенә чакта үзен бала урынына куеп, балаларча уйный белә иде. Безнең белән чаналар шуып йөрде әти. Балачакта өйдәге кичләр күңелле уза иде: әти безне биетеп, җырлатып мәш килә идек. Безгә бер «аһ» дип тә җикеренмәде, бер тамчы бармагы белән тимәде, күзе белән дә коры карамады, без аны бик ихтирам иттек, аны борчудан курка идек. Мин үзебезне алтын тәхеттә яшәп үстек, дип саныйм. Әти-әни безгә бер авырлык китермичә үстерделәр. Әти нечкә күңелле, назлы булды, иркәләп үстерде. Без дип яшәде, безгә авыр булганда, аңа да авыр иде.
Бала җанлы булганы өчен, оныклары да бик яратты аны. Оныкларын гармунда уйнарга өйрәтте ул. Улым Рөстәм Латыйпов «Шаян ТВ» да катнашты. «Минем артта дәвамчыларым бар», – дип, аның өчен дә горурлана иде. Энемнең улы да гармунда уйный. Кызымны курайда уйнарга өйрәтте. Оныкларының музыка мәктәбен тәмамлавына бик шатланды. Радио, мотоцикл төзәтү булсын, агач юнып эшләү – төрле эшкә өйрәтте оныкларын.
Әти мәктәптә 41 ел эшләде, завуч, математика, җыр укытучысы иде. Әни – тарих укытучысы. Гел кулга-кул тотышып мәктәпкә баралар, кайталар иде. Алар безне гел белемгә өндәде. Безгә биргән белемнәре бүген бик кирәк. Әти үлгәч, укучылары һаман шалтыратып, сагынып искә алалар. Әти баш миенә кертеп утыртырлык итеп аңлата белә иде шул. Миңа да өйдә темаларны, үзе мәктәптән арып кайтса да, җентекләп аңлатырга иренмәде. Әти-әнинең икесенең дә сөйләгәннәрен авызны ачып тыңлап утырырлык. Ул бит хәтта дәресләрне дә күңелле итеп, гармунда уйнау белән үреп үткәрә иде. Әйтик, дәрестә алҗыгач, укытучылар музыка куеп, физкультминутка уздырып ала бит, әти гимнастиканы үзе гармунда уйнап ясата иде.
Бөтен яктан килгән кеше ул безнең әти. Һәркемнең сүзен тыңлый иде, бөтен эшкә катнашты, беркайчан битараф булмады. Мин музейга (Буаның туган якны өйрәнү музее – искәрмә) эшкә күчкәч, берәр чара үткәрәсе булганда да, әти йөгереп килеп җитә, булыша иде. Алмаз Хәмзин белән бер чара үткәргән идек. Әти, Алмаз Хәмзинны ял иттерәм дип, аның репертуарындагы җырларны балаларга да җырлаттырды әле.
Әтинең бер кеше белән ачуланышканы булмады. Җайлап, ипле генә сөйләшеп, төпле киңәшләрен бирә иде. Зур хәрефләр белән язып куярлык Укытучы һәм Әти, – дип балачак хатирәләрен яңартты Ләйлә.
2022 елда Нәгыймуллиннар-Латыйповлар гаиләсе «Без тарихта эзлебез. Гасырлар авазы» республика конкурсында катнашып, зональ этапта – беренче, республика этабында икенче урынны алганнар. Ләйлә ханым барлык туганнарының ул бәйгегә бердәм, тату булып әзерләнгәннәрен искәртте.
– Әле дә ярый, күршеләр, туганнарыбыз күп. Әни туганнарыбызда тора, икенче күршеләребездә әтинең ашын уздырдык, – ди Ләйлә.
Ул авыл халкындагы чын дуслыкны өзелмәслек бер бәйләм чыбык кебек тасвирлады.
Исем-акылым китте. Шулкадәр ярдәм иттеләр. Авыл җирлеге рәисенә дә, бөтен күршеләргә, авылдашларга рәхмәтлемен, район, республика халкыннан, чит республикалардан да ярдәм килә. Биргән сәдакаларны дога кылып алабыз. Безгә булышкан һәммә кешегә бик рәхмәтлебез, – диде Ләйлә Латыйпова.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев