Рамазан - игелекле гамәлләр ае! Норлат балалар йорты коллективы хәйриячеләргә рәхмәт белдерә
Казан шәһәреннән QNET компаниясе бәйсез вәкилләре инде күп еллар дәверендә ятим балаларга игелекле кайгырту һәм игътибар тоярга ярдәм итә.
Ата-ана җылысыннан мәхрүм калган балаларның проблемаларына битараф булмаганнарга, шулай ук балалар йортының барлык коллективына зур ярдәм күрсәткәннәре өчен ихлас рәхмәтемне белдерәм.
Киләчәктә дә хезмәттәшлек һәм үзара аңлашуга өметләнәбез.
Чын күңелдән сезгә нык сәламәтлек, иминлек һәм уңышлар телибез.
Дуслыгыгыз өчен рәхмәт!
Норлат балалар йорты җитәкчесе Рәйсә Миңнуллина
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев