Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Рамазан ае – Аллаһ бүләге, Ураза тоту – җәннәт терәге

Раббыбыз безгә көчебез җитмәгәнне йөкләми, авырлыгы белән җиңеллеген дә бирә.

Планетаны яулап алган вируска каршы көрәш барган вакытта изге Рамазан ае якынлашу күңелне күтәреп җибәрә. Бөтен мөселман даирәсе 23 апрельдә, кояш баю белән, ислам диненең терәге, айларның солтаны Рамазанга керәчәк.

24 апрель Уразаның беренче көне булып тора. Барчабыз да шушы изге айда исән-сау булып, фарыз гамәлләрне үтәсәк, догалар кылып, намазларыбызны укысак, ураза тотсак, Аллаһ Тәгалә дә безне бәла-казалардан саклар.

Бу уңайдан пәйгамбәребез Мөхәммәд с.г.в. әйткәннәрне искә алыйк: «Рамазан – сабырлык ае. Сабырлыкның савабы – җәннәттер». Икенче хәдистә: «Ураза тоту – сабырлыкның яртысы, сабырлык исә – иманның яртысы», – диелә. «Ураза ае башланганда җәннәт ишекләре ачыла, тәмугъ ишеге ябыла, шайтанга вә аның хезмәтчеләренә богау салына».

Рамазан аенда Аллаһ Тәгалә тарафыннан җибәрелгән барлык сынауларны да үтәргә тырышыйк. Һәр минуты кыйммәтле, шуңа да, Аллаһ Тәгалә алдында зур җаваплылык белән үткәрергә кирәк, бары шул чакта гына аның киң рәхим-шәфкатенә ирешербез. Кешелекне сынаган коронавирус инфекциясе таралуга карамастан, мөселманнар уразаны гадәттәгечә тотачак, әмма, шул ук вакытта санитар-эпидемиологик вәзгыятьне исәпкә алып, дәүләт хакимияте тарафыннан кабул ителгән чикләүләрне дә бозарга ярамый.

Рамазан ае якынлашканда без, газета укучыларыбызны кызыксындырган сораулар белән, Яшел Үзән муниципаль районы мөхтәсибе, имам-хатыйб Габделхәмит хәзрәт Зиннәтуллинга мөрәҗәгать иттек:

– Хәзрәт, быел Рамазан ае бик катлаулы вакытка туры килә. Мөселманнарга нишләргә?

– Әссәламү галәйкүм вә рәхмәтуллаһи вә бәрәкәтүһ, мөселман кардәшләр! Бу уңайдан Татарстан Диния нәзарәтенең Голәмәләр шурасы Рамазан аен үткәрү тәртипләре турында хәбәр итте. Голәмәләр шурасы карары белән, быел 24 апрель – уразаның беренче көне, 23 май – уразаның соңгы көне. 23 апрельдә беренче Тәравих намазы укыла. 24 майда Ураза бәйрәме билгеләп үтеләчәк. Диния нәзарәте кушуы буенча, Тәравих намазын өй шартларында гына укырга мөмкин булачак. Вәзгыять үзгәрмәсә, быел әлеге намаз мәчетләрдә укылмаячак. Шул исәптән мәчетләрдә дә, кешеләр җыеп ифтар уздырмаска киңәш ителә. Барлык фарыз гамәлләрне өйләребездә генә, гаиләләребез белән үтәргә тырышыйк. ИншаАллаһ, май айларында хәл уңай якка үзгәрсә, елдагы тәртип сакланыр, дип өметләник. Барча мөселман дөньясы догалар кылып, намазлар укып, уразасын тотып, АллаҺ Тәгаләдән сораса, җир шарын яулап алган бәлане җиңәргә мөмкин булыр. Төрле бәла-казалар, җир тетрәүләр, авырулар кешеләрнең динсезлегеннән килә. Бөтенесе үзебезнең кулларда. Хәдистә әйтелгәнчә, Аллаһ Тәгалә безгә авыру җибәргән икән, дәвасын да бирергә онытмый.

– Хәзрәт, газета укучылар коронавирус белән авырып үлгән кешеләрне җирләү тәртибе белән кызыксына?

– Моның буенча төрле фикерләр бар. Гадәттә, вафат булган мөселман кешесен җирләр алдыннан, юалар. Бу – җеназа намазының дөреслеген тәэмин итүче шарт. Диния нәзарәте тарафыннан, коронавируслы мәрхүмне юмыйча, табутта күмәргә һәм җеназа намазын җирләгәч, аның кабере янында укырга кирәк, дип тә әйтелгән иде. Әмма, юучыларның мәетне бөтен саклану чарасын күреп, махсус киенеп (медикларныкы кебек) юуы, җеназа укып озату, мөселман өчен күркәм булыр. Әгәр дә, авыру йогу куркынычы яный икән, кеше үзен-үзе афәткә китерергә тиеш түгел. Һәм дини йолаларны да үзгәртергә мөмкин. Ул вакытта мәетне табутка куеп озату кирәктер. Исламда иң кадерлесе – кеше һәм аның гомере.

– Коронавирус авыруын эләктерәм, дип борчылучылар күбәйде. Курку хисен ничек җиңәргә?

– Хәвефкә бирелмәскә кирәк. Мөселман кешесе һәрвакытта да рухи яктан тәрбияле ул. Курку хисе бар икән, сакланырга кирәк. Үзеңне сакласаң, Аллаһ Тәгалә дә саклар. Башны хәсрәткә түгел, гыйбадәткә ияргә тырышыйк.

– Тәравих намазын 4 рәкагать итеп укырга ярамыймы, төннәр кыскарды бит.

– Рамазан аенда тәравих намазларын 20 рәкагать итеп укуның савабы бик күп. Ялкауланырга түгел, киресенчә, күбрәк уку ягын сайларга кирәк.

– Намаз укып бетергәндә, шикләнеп, яңадан укысаң, дөрес буламы?

– Шик туса, яңадан укырга була. Әмма намазны саташмыйча, игътибар белән укырга тырышырга кирәк.

– Дин буенча йорт хайваннарын өйдә асрарга ярыймы? Модага керде бит.

– Йорт эчендә эт асрарга ярамый, ә мәчене – ярый. Ислам дине буенча, этне ишегалдын саклау өчен асрыйлар. Ә инде, үзең ашап-эчкән, йоклаган һәм яшәгән урыныңда эт тоту катгый тыела. Мондый йортка фәрештәләр керә алмый, намазны да тиешенчә укып булмый, шайтаннар ияләшә, гомумән, ул йорт пычрак булып санала.

– Мөселманча итеп яулык бәйләгәч, аны салырга ярыймы?

– Яулыкны бер бәйләдеңме, аны мөмкин кадәр салмаска кирәк. Совет заманыннан аермалы буларак, хәзер яулык бәйләүне беркайда да һәм беркем дә тыймый. Бер сәбәпсезгә яулык салу килешми. Бу – әдәпсезлек. Эштә, яисә башка урында рөхсәт итмиләр, дию дә, дөрес леккә туры килми. Яулык киеп йөрүеңне син үзеңнең тырышлыгың, тәртибең белән исбатласаң, бәяләрләр, тыймаслар.

– Ка й б е р у р ы н н а рд а мәрхүмнең өчесен Ахшам намазыннан соң укыйлар. Шулай мөмкинме?

– Өчесе – мәетне җирләгән тәүлектән алып санала. Әгәр дә кеше, мәсәлән, якшәмбедә үлсә, өчесе чәршәмбегә туры килә. Димәк, өчесен көндез үткәрәләр. Икенче берәүләр аны кояш баеганнан алып саный. Ул вакытта, якшәмбедә үлгәннең, кояш баегач исәпләнсә, өчесе сишәмбедә, Ахшам намазыннан соңга туры килә. Без инде икенче очракны сайлаучыларга, үзегезгә карап эш итегез, дип тә әйтәбез. Сан исәбе игътибарга алынырга тиеш, әмма аны көндез билгеләү дөресрәк.

– Халык арасында кеше үлгәч, шул өйдә өч көн ашарга ярамый, дигән фикер йөри?

– Мәет чыккан өйдә, гадәттә, бик кайгылы вакыт була. Шуңа күрә бу көннәрдә аның гаиләсен борчып, алардан ашау-эчүне әзерләтеп йөрү килешми.

– Намаз укыганнан соң дога укып теләкләрне кемнәргә теләргә: исәннәргәме яисә әрвахларгамы?

– Икесенә дә кирәк. Башта исәннәргә хәерле гомерләр теләргә һәм аннан соң пәйгамбәребез, аның гаиләсе рухына, фәрештәләргә, вафат булган әби-бабайлар, мөслим-мөслимәләр, туган-тумачалар рухына уку әйбәт булыр.

– Күзгә дару салганда ураза бозыламы?

– Кайбер галимнәр, ярамый, дип аңлата. Ураза вакытында күзгә даруны сәхәргә торгач һәм кичен салсаң, дөресрәк булыр. Ураза кабул булмаска мөмкин.

– Ураза тота алмаганнарга фидия сәдакасы күләмен түләү дөресме?

– Юк, дөрес түгел. Уразаны авырулар гына, мәсәлән, диабетлы, эпилепсияле, йөрәк авырулы кешеләр тотмый. Һәм алар да ураза тотмаган 1 көн өчен 200 сум күләмендә фидия сәдакасы бирергә тиеш. Сәламәт кеше акча биреп котыла алмый. Ураза тотучыларның берсенең дә егылганы юк әле. Бурычны үтәү фарыз.

– Җомга көнне берни эшләргә ярамый, диләр. Тыю бармы?

– Дөрес түгел. Җомга намазына килергә кирәк. Ә инде эшләү тыелмаган. Пәйгамбәребез дә: «Җомгадан соң җир йөзенә сибелегез, кәсеп итегез» – дигән.

– Уразаның калган көннәрен тотып бетермәсәң, бу тоткан көннәрең дә кабул булмый, диләр. Бу дөресме?

– Күпме тотсаң, савабы да шуның кадәр була. Әмма бер сәбәпсез ураза калдыру – гөнаһ. Ягъни, калдырган бер көн өчен 60 көн ураза тотарга, яисә 60 мохтаҗ кешене ашатырга туры килә. Моңа бик җитди карарга кирәк, уен эш түгел ул.

– Хәзрәт, фитыр сәдакасы быел ничә сумнан билгеләнә?

– Голәмәләр шурасы нисаб, фитыр һәм фидия сәдакалары күләмнәрен дә игълан итте. Зәкят түләү өчен дин әһелләре нисабны 280 мең сум күләмендә билгеләде (алтын буенча). Фитыр сәдакасы (зәкят әл фитыр – Ураза тәмамлану уңаеннан бирелә торган сәдака) арпа белән исәпләгәндә – 100 сум, йөзем буенча 600 сум булачак. Сәламәтлеккә бәйле рәвештә ураза тоталмаган һәм аны башка вакытта да каза кылып үти алмаучыларга тотылмый калган һәр көн өчен 200 сум күләмендә фидия билгеләнде.

– Хәзрәт, безнең сорауларга тулы җаваплар биргән өчен сезгә рәхмәт! Изге айны исәнлектә һәм иминлектә узарга язсын.

– ИншаАллаһ, шулай булсын! Ниятең нинди – әҗере шундый. Бу Рамазанны әзерлек белән сөенеп каршыларга, кулдан килгәнчә, файдалы итеп үткәрергә ниятлик. Рамазан аенда иманыбыз сабыр итү, нәфесне тыя белү белән сынала. Аллаһ Тәгалә безгә сабыр иткәнебез өчен, һичшиксез, әҗерен бирәчәк. Һәрберебезгә дә бу айга ныклы әзерлек белән керергә, һәм аны күрергә насыйп булсын. Аллаһ Тәгалә тоткан уразаларыбызны кабул итсен!

– Амин!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев