Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Районда хайваннарны җирләү кем карамагында һәм аның өчен кем җавап­лы, гомумән, йортта мал-туар үлсә, аны кая күмәргә?

Сорау-җавап

– Авыл хуҗалыгы хайваннары үлгәч, кешеләргә һәм мал-туарларга куркыныч янаган авыруларны булдырмас өчен, хуҗасы дәүләт ветеринария хезмәтенә хәбәр итәргә тиеш. Авылларда бу учас­ток ветеринар табиблары. Яшел Үзән муниципаль районы территориясендә һәлак булган авыл хуҗалыгы хайваннары мәетләрен күмү өчен ике биотермик чокыр бар, ул Идел аръягы зонасында урнашкан. Шулай ук эшкәртү заводына җыю һәм алга таба транспортлау өчен бер контейнер эшли, анысы Успенка авылы янындагы каты-көнкүреш калдык­лары полигонында, – дип җавап бирде ра­йонның баш ветеринар табибы Физзәт Фәхретдинов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев