Район башлыгын кафедан чыкканда атып үтергәннәр
***
Алтайның Завьяловск районы башлыгы кафедан чыкканда атып үтерелгән, дип хәбәр иттеләр Тикшерү комитетында.
Завьяловск районы башлыгын үтерүдә шикләнелүче булып "Завьяловск районында дәвалау-сәламәтләндерү комплексын төзү буенча берләштерелгән дирекция" МУП җитәкчесе Анатолий Фенин тора. Бу хакта ТАССка көч структураларында хәбәр иттеләр.
Алтайда район башлыгын үтерүнең сәбәбе шикләнелүчене дәвалау-сәламәтләндерү комплексы директоры вазифасыннан читләштерү булырга мөмкин, дип хәбәр иттеләр ТАССка тикшерү комитетының төбәк буенча тикшерү идарәсендә.
Фото: Алтай крае буенча Тикшерү комитетыннан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Комментарии
0
0
Уффф, бигрэк заманасы
0
0