Раифа укучыларының экотуризм буенча проекты Бөтенроссия конкурсында җиңде
"Раифа балалар экотуризмы үзәге" проекты өч юнәлешне берләштерә: медиа белем, туган якны өйрәнү һәм иҗат.
Проектны "ТвоеТВ" балалар телестудиясендә һәм "Раифа варислары"экологик-туган якны өйрәнү клубында тәрбияләнүчеләр эшләде.
Проект авторы Рената Хәкетдинова аны "Минем илем - минем Россиям" форумында яклады. Проект "Минем горурлыгым - минем кече Ватаным" номинациясендә иң яхшысы дип табылды.
Котлыйбыз, афәрин!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев