Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Рафис Борһанов Татарстанда БДИ һәм төп имтихан ничек узачагы турында сөйләде

ТР Мәгариф һәм фән министры Рафис Борһанов Андрей Кузьминга биргән интервьюсында республика укучыларында дистанцион дәресләр кайчан тәмамланачагын белдерде.

Татарстанда мәктәп укучыларына БДИ һәм төп имтихан тапшырырга кирәк булган дистанцион белем бирү ничек оештырылды, педагогларның хезмәт хакына һәм белем сыйфатына яңа эш формасы йогынты ясармы, шушы һәм башка сорауларга җавапны ТР мәгариф һәм фән министры Рафис Борһанов Андрей Кузьминга биргән интервьюсында җиткерде.

«Без май аенда уку программасын тәмамлыйбыз. 8 июньдә республикада беренче БДИ, 9 июньдә беренче төп имтихан узачак. 9 сыйныфлылар өчен быел төп имтихан ике төп фәннән тора: математикадан һәм рус теленнән. Аларны балалар, гадәттәгечә, имтиханнар кабул итү пунктларында тапшырачак. Бу процедура законнарда язылган, шуңа күрә без берни дә үзгәртмәячәкбез ", - дип билгеләде спикер.

Рафис Борһанов имтиханнар вакытында гамәлдәге санитар нормалар һәм кагыйдәләр үтәләчәк, дип өстәде. Укучыларны Роспотребнадзор киңәшләре нигезендә бер-берсеннән ераклыкта утыртачаклар. Кирәк булса, балалар берничә төркемгә бүленәчәк.

Рафис Борһанов белән әңгәмәне «События» сайтында укыгыз. Видеоверсияне «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгының YouTube каналында күрергә мөмкин булачак. «Андрей Кузьмин белән галстуктан башка интервью» программасында әңгәмәнең телевизион вариантын тамашачылар шимбә көнне 18.30 сәгатьтә, якшәмбе көнне 13.30 сәгатьтә карый алачак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев