Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Һәр төснең үз файдасы

Кызыл (ликопин) – помидор, татлы борыч, анар, кура җиләге, чия, алма, карбыз – аларда күзәнәкләрнең вакытыннан алда картаюына һәм юкка чыгуына киртә булырлык, рак белән авыру куркынычын киметүче антиоксидантлар бар.

Куе сары, сары (бета-каротин) – кишер, татлы борыч, кабак, кукуруз, персик, лимон, әфлисун – күз күрүен яхшырта, иммунитетны күтәрә, чәч һәм тире матурлыгын саклый, йөрәк һәм кан тамырларын ныгыта.
Яшел (хлорофилл) – кыяр, брокколи, борчак, авокадо, киви, алма, виноград – канцерогеннар йогынтысыннан саклый, токсиннардан чистарта, канда кислород күләмен арттыра, яралар төзәлүен тизләтә.
Зәңгәрсу, шәмәхә (антоцианин) – баклажан, слива, инжир, караҗиләк (черника), кара бөрлегән (ежевика), кара карлыган, виноград – артериаль кан басымын һәм холес терин микъдарын киметә, бактерияле инфекцияләрне һәм неврологик авыруларны кисәтә.
Ак, коңгырт (аллицин) – сарымсак, суган, чәчәк кәбес тә, гөмбә, бәрәңге, имбирь, банан – рактан саклый, инсульт куркынычын киметә, баш мие эшчәнлеген арттыра, хәтерне яхшырта, күз күрүенә ярдәм итә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев