Һәр шимбәдә дөньяны яхшы якка үзгәртеп
Безнең районда икенче ел әлеге иҗтимагый акция үткәрелә. Ә ул Васильево бистәсендә барлыкка килде.
Узган сезонда экоактивистлар 18 шимбә рәттән урман утыртты һәм елга ярларында тәртип урнаштырды. 700 капчыкка якын чүп-чар җыеп алып чыктылар.
Быел акция яңадан башланды. Узган шимбәдә җирле кыргый пляж җыештырылды, бүген - Лесокомбинат стадионы территориясе тәртипкә китерелде. Алар инде җир өстен 75 капчык чүп-чардан арындырды .
Акциягә Яшел Үзән халкы да кушылды. Бүген алар Алтынов скверы артында урман массивындагы "дөньяны үзгәртте". Нәтиҗә: 6 кешегә чүп-чар тутырылган 32 капчык. Акция дәвам итәчәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев