Җир пае өчен – иген
– Җир паена икмәкне без, Бакырчыда, Акъегеттә, Күгештә яшәүче карт-карчыклар, Олы Ачасырга барып алырга тиеш булабыз икән. Балаларыбыз хөкүмәт эшендә хезмәт куя, ялга гына бушыйлар һәм бөтен кешедә дә техника юк. Әйтегез әле, зинһар, 80 яшьтән арткан әби җир паена тиешле икмәкне ничек итеп башка авылга барып ала алсын? Бу җитәкчеләрнең мәгънәсезлегенә ис китәрлек инде. Бәлки, район башлыгы, сез безгә ничек булса да ярдәм итә алырсыз.
– Әлеге сорау буенча сөйләшүләр алып бардык. Җир паена икмәкне һәр авылда таратачаклар. Бу мәсьәләне контрольдә тотачакмын, – дип җавап бирде Яшел Үзән районы башлыгы Александр Тыгин.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Комментарии
0
0
Яхшы булыр иде
0
0