Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

QR-код күрсәткәндә паспорт таләп ителә аламы?

«Сакчы яки сатучы, кибет администраторы QR-код күрсәткәндә паспорт таләп итә аламы? Чөнки РФ Җинаятьләр кодексының 330нчы маддәсе нигезендә күрсәтелергә тиеш түгел һәм аның өчен зур штраф рәвешендә җәза бирелергә мөмкин».

Асылда, ковидка каршы ясала торган прививкага актив каршылык күрсәтүче гражданнар шушы маддәгә нигезләнеп эш итә. Әмма, алар белән килешеп булмый.

Закон нәрсә сөйли
330нчы мад дәнең 1нче өле шендә түбән дәгечә әйтелә:
«Башбаштаклык, ягъни үз белдегең белән закон яисә башка норматив хокукый актта билгеләнгән тәртипкә каршы килү, оешма яисә гражданин тарафыннан дәгъва белдерелә торган гамәлләр кылыну яисә зур зыян китерелү булса», пас порт сорала.
Шуңа ярашлы,

  • беренчедән, гражданинга бернинди зыян да китерелми,
  • икенчедән, кибет хез мәткәрләре башбаштаклык белән шөгыльләнми, алар үз эшчәнлекләрендә законнар һәм башка норматив-хокукый актларга таяна (мәсәлән, Президент яки төбәк башлыгы Указлары).

Шунысын да әйтергә кирәк: хезмәткәр QR-код, чыннан да сезнеке булуын белү өчен пас портны сорарга хокуклы. Әмма мәгълүматларны исәпкә алып, аларны башка ысуллар белән терки алмый. Паспортта язылганнарны сездән шәхси мәгълүматларны эшкәртүгә язма рөхсәт булганда гына теркәргә була.

Тагын бер мөһим нюанс – кибет хезмәткәрләренең паспортны алып калырга хокук лары юк. Башка сүзләр белән әйткәндә, документны үз кулың белән генә күрсәтергә мөмкин – кибет хезмәткәренә бирүдән баш тартырга тулы хокукыгыз бар. Паспортны тикшерү органнары һәм полиция генә, һәм аерым очракларда гына закон нигезендә ала ала.

Паспорт урынына хәрби билет, студентлар билетын күрсәтергә буламы?
Паспорт урынына бары хәрби билет кына күрсә тергә була.

Калганнары, закон таләп ләре нигезендә, шәхесне раслаучы документлар булып тормый. Кайберәүләр ни өчен алайса кайбер кибетләрдә (мәсәлән хәмер сатыла торган нокталарда) паспорт урынына машина йөртү таныклыгын күрсәтергә була дип әйтергә мөмкиннәр.

Җавап гади – әйе, була. Чөнки әле ге тикшерү шәхесне түгел, ә сатып алучының яшен ачыклауга юнәлде релгән. Әйтик, банкта, шәхесне раслау кирәк булган акчалата транзакцияләр ясаганда, шулай ук машина йөртү таныклыгын күрсәтергә ярамый. Һәм бу нормалар законда язылган. Бары тик паспорт яки хәрби билет кына шәхесне раслаучы документлар булып тора.

«РФ гражданнарының референдумда катнашуга сайлау хокукы төп гарантияләре турында»гы 2002 елның 12 июнендәге 67нче законның 16нчы маддәсендә шәхесне аныклаучы һәм паспортны алмаштыручы документлар исемлеге бирелгән. Аның составына хәрби билет, аның урынына бирелә торган вакытлыча таныклык яки шәхесне ачыклаучы таныклык (хәрби хезмәт узучы затлар өчен) керә.

Шулай итеп, кибет хезмәт кәрләренең таләп ләре законлы, һәм гражданин, Президент һәм төбәк Указлары нигезендә, сәүдә нокталарында булганда, паспорт һәм QR-код күрсәтергә тиеш.

Шуны да әйтергә ки рәк, авыру кичерү яки вакцина циягә каршы бил геләр булу, шулай ук ПЦР-тестның тискәре нәти җәләре турында белеш мә күрсәткәндә дә шәхесне аныклаучы танык лык таләп ителә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев