Пәйгамбәребез: *"Ислам динендә кабердә мал бугазлау юк",* - дигән.
"(Ахыры)Болгар хәрабәсендәге каберләргә, хуҗалар тауларына, чишмәләргә, Баһаветдин Нәкышбәнди вә Хуҗа Әхмәт Ясәви төрбәләренә, Өршәк буенда Җәгъфәр ишан, Чишмә авылында Кәшәнә вә Санташ каберләренә барып, нәзер корбаннар бугазлаулар, шул корбаннар сәбәпле мәзкүр(искә алынган) затлар вә урыннарга якынаюлар яки шул кешеләр вә урыннарны Аллаһ белән үз араларына арадашчы дип белүләр – шәригать тарафыннан тыелган гамәлләр, бозыклык вә азгынлыктыр.
Мондый юллар белән Аллаһы Тәгаләгә якынаю Рәсүлүллаһ тарафыннан өйрәтелмәде, сахабәләр вә табигыйннәрдән, сәләф галимнәреннән дә күчерелмәде. Рәсүлүллаһтан күчерелмәгән гамәл вә гыйбадәттән файда вә нәтиҗә көтү буш нәрсәдер" (Риза Фәхретдин. "Җәвамигуль Кәлим шәрехе". 214нче хәдис. 1916).
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Комментарии
0
0
Охич анлап булмый языгыз инде татарча
0
0
0
0
Бу суфыйлар гадэтеннэн калган ,Ислам динендэюк гэмэл .Лэкин мусульманнар арасында таралган куренеш . Суфыйлыкта моршид -укытуычы ,шэех бар hэм мюрид -укучы ,муршидкэ кол кебегерэк могаммэлэдэ аларнын, узара бэйлэнеше .Шул муршидлардан дистэлэрчэ секталар барлыкка килде. Ислам , энциклопедически словарь"Дэн укырга була .Шуларнын, каберлэре остенэ корылмалар ( тюрбэ),шунда килеп намазлар укыйлар , аларны изге дип ,ярдэм сорыйлар .Суфый бердэмлеклэре (братство). Пэйгамбэребез мостафа саляЛляhи' эляйhи уэссэлам шундый сузлэр эйтеп калдырган : " Минем улемемнэн сон, ислам динендэ 73 тармак булыр , Шуларнын, берсе генэ диннэн тайпылышсыз булачак "(христианнарда 72 яh удилэрэ 71 . Шунын, куп олеше Суфий бердэмлеклэре тэшкил итэ .
0
0