Пычракны чистарту оят эш түгел
“1940нчы еллар ахырында геологик экспедиция базасында патшалар да җәяү йөри торган урын бик тә шакшы була.
Бөтенесе өчен гадәтигә әверелгән әлеге күренеш түгел, ә экспедицияләрнең берсе составында борынгы князь нәселе вәкиленең килүе халыкны “гөж” китерә. “Без инде ярар, түзәбез, ә аксөяк галиҗанәпләре нишләр мондый бәдрәфне күреп?!” - дип аптыраша алар. Ә килгән “аксөяк галиҗанәпләре” барысын да шаккатыра: тыныч кына сулы чиләк һәм чүпрәк ала да, бәдрәфне ялт иттереп юып чыгара. Бу – пычракны чистарту оят түгел, ә пычракта яшәүнең оят булуына иманы камиль булган чын аристократ гамәле була”.
О.С.Муравьева “Аристократны ничек тәрбиялиләр”
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев