Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Путин: якут балалары, янгыннарга карамастан, мәктәпкә барырга тиеш

Янгыннардан һәм су басудан зыян күргән районнардан балалар үз вакытында мәктәпкә барырга тиеш. Россия Президенты Владимир Путин Федераль чиновниклар белән зыян нәтиҗәләрен бетерү мәсьәләсе буенча киңәшмә барышында тиешле йөкләмә бирде.

«1 сентябрь якынлаша. Без бу хакта яхшы беләбез. Шуңа күрә зыян күргән районнардан барлык балалар да үз вакытында мәктәпкә барырга, ә социаль әһәмияткә ия учреждениеләр максималь рәвештә ремонтланырга тиеш», — диде Владимир Путин «Россия 24» телеканалы эфирында.

Быел урман янгыннары мәйданы, узган ел белән чагыштырганда 1,2 тапкыр арткан, дип яза «Милли яңалыклар хезмәте». Аларның иң зурысы Якутиядә, Иркутск һәм Чиләбе өлкәләрендә, шулай ук Саха Республикасында булган. РФ Табигать министрлыгында янгыннарга бәйле проблеманы билгеләделәр. Ә Кырым, Севастополь һәм Кубаньда җәй көне җитди су басулар булган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев