Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Путин экологик мониторингның бердәм системасын РФдә формалаштырырга йөкләде

2021 елга товарларны һәм төргәкләрне җитештерүчеләр һәм импортерлар аларны утильләштерү буенча чыгымнар тотарга тиеш.

Россиядә экологик мониторингның тулы кыйммәтле системасын формалаштырырга кирәк. Бу хакта Россия Президенты Владимир Путин Федераль Җыенга еллык Юлламасында хәбәр итте. 

"Безгә һава сыйфатын мониторинглау системасын эшләп чыгарырга һәм кертергә кирәк булачак. Алга таба мондый контрольне бөтен илгә таратырга, өстәвенә, һава торышыннан гына түгел, су һәм туфрак торышыннан да, ягъни экологик мониторингның тулы канлы системасын формалаштырырга», - диде РФ Президенты. 

Ул полигоннарга керә торган калдыклар күләмен киметергә, шулай ук чүп-чарны аерым җыюны кертергә кирәк, дип өстәде. 

"Тулаем алганда, йомык цикл икътисадына күчәргә һәм инде 2021 елдан ук җитештерүчеләрнең киңәйтелгән җаваплылыгы механизмын куллануны башларга, ул вакытта товарлар һәм төргәкләр җитештерүчеләр һәм импортерлары аларны утильләштерү буенча чыгымнар тота икән, гади генә әйтсәк - пычратучы түли ", - дип ассызыклады Владимир Путин. 
Моңарчы "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгы хәбәр иткәнчә, 2020 елда 351 Казан ишегалдында чүп-чарны аерым җыю өчен яңа контейнер мәйданчыклары барлыкка киләчәк. 
Россия Федерациясе Президентының Россия Федерациясе еллык Юлламасында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин катнашты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев