Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Путин ана капиталы программасын арттырырга һәм аны 2026 елга кадәр озайтырга кушты

Ана капиталы программасы 2026 елга кадәр озайтылачак, ә беренче бала туган гаиләләр ярдәмгә исәп тота алачак. Бу хакта Россия Президенты Владимир Путин Россия Федерациясе Федераль Жыенына булган еллык Юлламасында хәбәр итте.

"Ана капиталы буенча яңа, өстәмә карарлар тәкъдим итәргә телим, алар шулай ук 2020 елның 1 гыйнварыннан үз көченә керергә тиеш. 
Ул шулай ук ана капиталын 150 мең сумга арттырырга тәкъдим итте. Бу өстәмә акчаларга хокукны гаилә инде икенче бала дөньяга килгәч алачак. Шулай итеп, ике балалы гаиләләр өчен ана капиталының гомуми күләме 616 мең сумга җитәчәк, һәм алга таба ел саен индексацияләнәчәк. 
Моннан тыш, программа 2026 елга кадәр озайтылачак. 

Россиядә Ана капиталы 2007 елда барлыкка килде. Аны 2 һәм аннан соңгы балалар туган яки уллыкка алган гаиләләр алырга мөмкин. Ул вакытта 250 мең сум күләмендә игълан ителгән иде, бу ел башыннан ул 466,6 мең сумнан артык тәшкил итә. Узган ел Россия Президенты Владимир Путин программа срокларын 2021 ел ахырына кадәр озайтты. 

2019 елда Татарстан Пенсия фонды ана капиталына 15 меңнән артык дәүләт сертификаты бирде. Татарстанлылар еш кына бу акчаларны торак шартларын яхшыртуга сарыф итә - республикада 225 дән артык гаилә шулай акча белән идарә иткән. Программа гамәлдә булган вакыт эчендә ана капиталының якынча 85 млрд сум акча түләнгән. 
Чыганак: татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев