Психик авыру татарстанлы кечкенә улын металл трос белән буып үтергән
Фаҗига 1 гыйнварда Биектау авылында була, дип хәбәр итә ТР буенча Тикшерү комитеты җитәкчесенең өлкән ярдәмчесе Андрей Шептицкий.
Беренчел мәгълүматлар буенча, табиб-психиатрда исәптә торучы 34 яшьлек ир-ат 7 яшьлек улын металл трос белән буып үтергән.
Алынган җәрәхәтләрдән малай үлгән.
"Үтерү" маддәсе буенча җинаять эше кузгатылган. Якын арада татарстанлыга чикләү чарасы сайланачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев