Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Прическа ошамаган

ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы укучының прическасы аркасында килеп чыккан низаг буенча уйлаша.

Мәгариф министрлыгында Красноярск төбәге мәктәбендә булган үзенчәлекле очракка аңлатма бирделәр. Белем бирү учреждениесе хакимияте дүртенче сыйныф укучысын уртача озынлыктагы чәчен ак төскә буяп, резинка белән кыстырып куйган һәм чигә як чәчен кырдырган өчен орышкан. Янәсе, бу галәмәт - уку йортының дресс-кодына туры килми. Ә малай исә, футбол җанатары икән, прическаны да үзенең кумиры - футболчы Златан Ибрагимовичка ошатып ясаган.
- Укучыларның тышкы кыяфәте һәм киеме эшлекле стильнең гомум кабул ителгән нормаларына туры килергә һәм дөньяви төсмердә булырга тиеш дигән позициядән чыгып эш итә министрлык. Бу барлык төбәкләр өчен дә тиешле таләпләр турында гамәлдәге норматив актлар белән беркетелгән, - дип сөйләделәр журналистларга Мәгариф министрлыгында.
Бу хәл белән тикшерү комитеты кызыксынды. Тикшерүчеләр мәктәп администрациясе таләпләренең дөреслеген тикшерә.
Замана җилләре белән хәзер балалар ни генә эшләми дә, нинди генә кыяфәткә керми, алай да әти-әниләр балаларының, кыяфәтенә, үз-үзен тотышларына игътибарлырак булсалар иде.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев