Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Президент кулыннан ачкыч алу – дәрәҗә

17 ноябрь – полиция участок уполномоченныйларының һөнәри бәйрәме көне.

Участковыйларның заманча тарихы 1923 елдан исәпләнә башлый. Хәзер бу хезмәт эчке эшләр органнары системасында үзәк урыннарны алып, гражданнарның яшәү урыннары буенча хокукларын һәм ирекләрен яклау гаранты булып тора. Асылда аны, полицияне халык белән бәйләп торучы звено дип әйтергә кирәк.

Һөнәри көн уңаеннан Яшел Үзән эчке эшләр бүлегендә шәһәрнең тынгысыз һәм җаваплы участогында намус белән хезмәт куючы участковый, полиция капитаны Азат Әшерапов белән очрашуыбыз юкка түгел. Күптән түгел ул республика Президенты кулыннан өр-яңа «Нива» автомобиле ачкычы да алды.

Иртәнге сәгать җиде, өстәвенә яңгыр коеп ява, дип сөйли хәзер Азат Әшерапов ул мизгелләр турында. Шулай да, бик дулкынландыргыч вакыйга булды. Мин бик шатмын. Безнең районнан мин машина алучы бердәнбер идем. Димәк, җитәкчелек тә ышаныч белдергән. Транспорт безгә бик кирәк, шуның белән оперативлык та арта. Эшли башлаганнан бирле бу – өченчесе инде. Моңа кадәргесе җиңел машина булып, кыш көннәрендә батып кала, ком тутырган капчык салып йөрергә туры килә иде.


Азат Әшерапов шәһәрнең И.Заикин, К.Маркс, шәхси сектор кебек урамнарга хезмәт күрсәтә. Әйтергә кирәк, җиңел участок түгел. Мөрәҗәгатьләр дә елдан-ел артуга таба бара, җинаять очраклары да теркәлә, урлаулар һәм мошкенниклык турында сөйләп тә торасы юк.


Җиңел түгел, халыкны хәзер элеккегечә дип әйтеп булмый, артыгы белән күп беләләр. Документация эше баштан ашарлык. Бөтен мөрәҗәгатьләргә дә вакытында җавап биреп өлгерергә кирәк. Шуңа да җаваплылык икеләтә арта. Әмма ничек кенә булмасын, барысы закон кысаларында эшләнергә тиеш. Шул вакытта халык ышанычы да аклана,дип сөйли ул көндәлек эше турында. Кешеләр белән эшләгәндә психолог, юрист та буласың. Профилактика эше белән шөгыльләнәбез, криминоген элементларны контрольдә тоту шулай ук безнең өстә. Соңгы вакытта эчеп «геройга» әйләнүчеләр күбәеп китте. Аларның да тузанын селкеп тормый булмый.
Әгәр дә участок уполномоченныеның вазифаларын саный башласаң, кул бармаклары гына җитә торган түгел, бик универсал кешеләр. Нинди генә аңлашылмаучылык килеп чыкса да, хәтта ул хокук эшенә кагылмаса да, кешеләр иң беренче чиратта полициягә мөрәҗәгать итә. Чөнки тиз арада җавап алачагын яхшы белә.

Физика-математика укытучысы ничек полицейский булган?


Беренче карашка гаҗәп кебек, әмма тормыш булгач, төрле хәлләр була. Ба шыңа төшсә, башмакчы да буласың, дип әйтәләрме әле. Бер уйласаң, педагоглык тәҗрибәсе участковый эшендә дә бик булышадыр. Чөнки тәрбия, профилактика кебекләр аларның бит төп коралы. Азат Әшерапов Яшел Үзән ра йонының Мамадыш-Әкил авылында туып-үскән, матур һәм тату гаиләдә тәрбияләнгән. Әтисе – шофер, әнисе авыл фермасында мөдир булган, ике улларына киләчәктә әйбәт белем алып яшәргә кирәклеген өйрәтеп килгәннәр. Азат Казан педагогия институтының физика-математика факультетын тәмамлап, авыл мәктәбенә укытучы булып кайткан. Алты ел эшләгәч, мәктәп ябылу Азатны шәһәргә китәргә мәҗбүр иткән. Мәҗбүр иткән дип әйтү бик үк дөрес булмаса да, шулай туры килгән инде. Авыл яхшы белгечен югалт са, аның урынына шәһәрнең эчке эшләр бүлегенә уңай туры килгән. Хәзер ул менә 10 ел тирәсе катлаулы участокта хезмәт куя. Бу территориядә яшәүчеләр үз участковыйларын бик яхшы белә, нинди сорау белән мөрәҗәгать итсәләр дә, җавапсыз калмаячакларына ышана.


Хокук сакчысы икәнсең, законнарны белү мәҗбүри.

Бу уңайдан «Казнить нельзя помиловать!» төшенчәсен мисалга китерәм, – ди участковый. – Әгәр дә монда өтерне ялгыш куйсаң, нәрсә буласы аңлашыла. Шуңа күрә безнең хезмәттә һәр өтер мөһим, һөнәри белемсез бер якка да юк!


Белем күтәрү беркемгә дә комачауламый. Азат Әшерапов та һөнәрен үзгәрткәч, белемен күтәрү турында уйлана башлый. Нәтиҗәдә, Казанның социаль-гуманитар белем бирү институтының юриспруденция факультетын читтән торып тәмамлый. Хәзер аңа эшләве дә күпкә җиңелрәк. Чөнки нәрсәгә генә тотынсаң да юридик белем таләп ителә. Шуңа күрә күп мәсьәләләрне хәзер ул урында ук үзе оператив хәл итә. Күпчелек җинаятьләр урлау һәм гаилә низаглары белән бәйле булуы, мошенниклык гамәлләренең еш теркәлүе участковыйны нык борчый, әлбәттә. Әмма бер генә очрак та игътибарсыз калдырылмый.

Катлаулы эш көненнән соң участковыйлар ял итә беләме, әллә инде проблемаларын өенә дә алып кайтамы?


Күп полицейскийларның төп тынычлыкны һәм аңлауны гаиләләрендә табуын беләм. Полиция капитаны Азат Әшерапов та шундыйлардан булып чыкты. Әти-әнисенеке кебек аның үз гаиләсе дә бик тату. Хатыны Гөлия үзәк район дәваханәсенең кардиология бүлегендә шәфкать туташы булып эшли, кызы Азалия белән улы Инсаф 16нчы мәктәптә укыйлар. Барысы да әтиләренең хезмәтенең четрекле булуын аңлап, сорашып, ярдәмләшеп торалар. Кыскасы, Азат Әшераповның төп ял һәм киеренкелекне алып ташлый торган урыны – өендә, гаиләсендә. Ял саен авылга әти-әниләре янына ашыгалар. Шуңа күрә ул әти-әнисенә дә, гаиләсенә дә, шулай ук эчке эшләр бүлеге җитәкчелегенә дә ярдәмнәре өчен рәхмәтен җиткерә. Чөнки шундый аңлашу булганда гына татулыкка һәм нәтиҗәле эшкә исәп тотып була.


Яшел Үзән шәһәре һәм районының барлык участковыйларын һөнәри бәйрәмнәре белән котлыйбыз. Катлаулы хезмәтләрендә җиңеллекләр генә килеп торсын!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев