POZISта донорлык - яхшы традиция!
Ростех дәүләт корпорациясенең «Технодинамика» холдингы POZIS компаниясе «Донор көне» Бөтенроссия акциясендә катнашты. Предприятиенең 70тән артык хезмәткәре ирекле нигездә кан тапшырды. Завод хезмәткәрләре ярдәме белән кан банкы 34 литрдан артык тулыланды.
Теләүчеләр арасында беренче тапкыр бирүчеләр дә, мактаулы донорлар да бар иде.
POZIS хезмәткәрләре, эштән китмичә генә, донор була алды. Кан алу заводның үзәк фельдшерлык пункты базасында Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгының Республика кан үзәгенең күчмә бригадасы тарафыннан башкарылды. Процедура башланыр алдыннан акциядә катнашучылар медицина тикшерүен узды һәм кирәкле анализлар бирде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев