Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

ПОМИДОРЛАРНЫ АШЛАУНЫҢ ТИКШЕРЕЛГӘН ҺӘМ ЫШАНЫЧЛЫ ЫСУЛЛАРЫ

Томат культураларын стимуллаштыручы ашлау төрләре күп:

органик, минераль, универсаль (барлык бакча культуралары өчен), максатчан (бары тик томатларга гына туры килә торган). Һәркемнең үз бурычы. Әмма тәҗрибәле бакчачылар, хуҗалык әһелләре ашламаны үз вакытында һәм кирәк булганда кертелгәннәрнең генә яхшы булуын беләләр. Алар, үсемлекләрнең зәгыйфлеге сәбәбен ачыклап, һәр помидор куагына нинди макро- һәм микроэлементларның җитешмәвен ачыклап эш итәләр.

Үсентеләргә карыйбыз һәм нәрсә җитешмәгәнен билгелибез:

ᴥ нәзек, сынучан сабак, яфракның аксыл яшел төсе һәм саргылтлануы – азот кирәк - ул үсеш стимуляторы һәм күзәнәкләрне яңарта;
ᴥ үсентенең бер урында катып калуы, өскә таба тартылмавы, куе яшел яфраклар шәмәхә төс бирә, кибә һәм коела – фосфор кирәк – ул фотосинтез һәм туклыклы матдәләрне үзләштерүне яхшырта;
ᴥ яфраклар таплар белән каплана, бөгәрләнә, усенте зәгыйфләнә – молибден кирәк – ул үсеш һәм көч бирүче аксымлы синтезатор;
ᴥяфракның бронза төсе, төсенең хлороз симптоматикасы – цинк кирәк – ул иммунитетын ныгыта;
ᴥ яфраклардагы хлорозга очларының аксыллануы да өстәлә – бакыр кирәк – ул гидроалмаш регуляторы;
ᴥ чәчәк ату туктала, бөерләр, яфраклар, ә алар белән тамырлар да үлә – бор кирәк – ул тамыр куәтен көчәйтүче, яралгыларны торгызучы;
ᴥ үсемлек таплар белән каплана, тишекләр барлыкка килә – марганец кирәк – ул күзәнәкләрне туендыра, сулышы яңара;
ᴥ бөреләр, тамырлар үзеннән-үзе зарарлана башлый, үлә, бөгәрләнгән яфрак кырыйлары кибә – кальций кирәк - ул матдәләр алмашын һәм ферментацияне җайга сала;
ᴥ яшел төсләрен югалтмаган яфракларда мәрмәргә охшаш тамырлар барлыкка килә – магний кирәк – ул ашлаган фосфор һәм калий эремәсен үзләштерүне көчәйтә;
ᴥ агарган һәм саргылт яфрак ларда хлороз барлыкка килә, ләкин тукымалар купмый һәм үлми – тимер кирәк – ул тотрыклы фотосинтез һәм хлорофилл агрегациясе нигезе.
Җитәрлек тукландырылмаган үсентеләр зәгыйфләнә. Артык ашланганнары – симерә, яралгылар барлыкка китерәсе урынга, яшеллеген арттыра. Үзвакытында һәм кирәккәнгә генә кертелсә - помидорлар нык сабаклы була.

Халык аптечкасыннан: өйдә ясала торган ашламалар

Кефирдан. 1 литр кефирны бер чиләк суга салып болгатырга һәм иртән тартмалардагы (фәкать тамыр астында гына) үсентеләргә сибәргә. Ике атнадан соң кабатларга. Аннары таба һәр ун көн саен. Бакыр, тимер, кальций, фосфор, калий булган ясалма минераль өстәмәләрне тулысынча алмаштыра. Үсешне көчәйтә, күзәнәк эчендәге алмаш процессларына ярдәм итә, помидорларны фитофторозадан саклый.

Банан кабыгыннан төнәтмә. Тамырларның үсүе, тамырчаның тармаклануы, яралгылар ясалу, сабакларның ныгуы активлаша. Помидор үсешенең барлык фазаларында кулланыла. Беренче тукландыру - 3-4 яфрак барлыкка килгәндә. Икенчесе - үсентеләрне ачык грунтка күчерергә бер атна кала (адаптацияне стимуллаштыра). Аннары - чәчәк ату һәм яралгы формалашу чорында. Соңгысы - җимеш өлгергәндә - аларның массасын арттыру өчен.

Ашлама 10 л кайнатылган җылы суга 17-20 банан кабыгы кушып ясала. Савытны томалап, караңгы урынга куялар һәм 5-8 көн көтәләр. Сөзәләр. Тамырларга кертү алдыннан, әлбәттә (!) су белән кушарга - 1:2. Бөтен компонентларны шунда урнаштырганчы, банан төнәтмәсенең сыюын сөртәләр. Файдаланылмаган концентрат, яхшылап капкачланган савытта үзлекләрен бер ай саклый.

Йодлы катнашма. Үлеп барган, нәзек һәм озын сабаклар өчен реанимация чарасы. Тамыр астына беренче сибү өчен (традицион тукландыру чорында) бер тамчы йодны 3 л җылы су белән катнаштыралар . 3-4 атнадан кабатларга. Концентрация үзгәрә, бу юлы - 3 л сыеклыкка 2-3 тамчы йод кушарга. Сабаклар юаная һәм ныгый. Артык үскән үсентеләр өчен йод эремәсе белән ашлау тыела. Ул буйга артык тартылып китәчәк һәм бәйләргә дә уңайсыз булачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев