Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Полковник, хәрбине ялга кайтарам дип алдалап, бер миллион алган

Мәскәүдә Эчке эшләр министрлыгы полковнигы мобилизацияләнгән хәрбине бер миллион сумга өенә кайтарырга вәгъдә иткән.

Тик вәгъдәсен үтәми, ә алган акчаны туздырып бетерә. 

Полковник Сергей Кущев 1996 елдан бирле эчке эшләр органнарында эшли. Узган ел ахырында аңа бер танышы махсус хәрби операциядәге улы турында сөйли. Шул вакытта Сергей үзенә Яңа ел бүләге уйлап таба: Оборона министрлыгында элемтәләре барлыгын, егеткә тагын бер медосмотр оештырып, аңа тиешле диагноз куеп, өенә кайтарып булуы турында сөйли. Моның өчен нибары бер миллион сум гына кирәк була.

Ханым моңа ризалаша һәм Сергейга акча бирә. Чынлыкта исә, полковникның бернинди элемтәсе дә булмый, шуңа күрә ул бөтен акчаны рәхәтләнеп туздыра, тик кулга алына. «База» мәгълүматлары буенча, 26 октябрьдә аңа карата «Мошенниклык» маддәсе буенча җинаять эше ачылган.

Бу хакта Интертат: иң популяр татар сайты яза

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев