Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Полиция хезмәткәрләре автомобильләрне ачу һәм өйдә чикләү хокукын алачак

Хөкүмәттә закон проекты әзерләгәннәр, аның нигезендә полицейскийлар автомобильләрне ачу, торак йортларны камап алу һәм массакүләм чаралар уздыру урыннарын киртәләү хокукына ия булачак.

 Бу хакта Дәүләт Думасы аппаратындагы чыганакка һәм документ текстына сылтама белән "Интерфакс" хәбәр итә.

Тиешле төзәтмәләрне агымдагы атнада министрлар кабинеты хуплады. Аларны Дәүләт Думасына кертергә кирәк әле.

"Полиция турында" канунында транспорт чарасын ачу турында маддә барлыкка киләчәк. Автомобильләрне полицейскийларга гражданнар тормышын коткару, җинаятьне булдырмау, шулай ук, "массакүләм тәртипсезлекләр һәм гадәттән тыш хәлләр вакытында гражданнарның куркынычсызлыгын яки иҗтимагый иминлекне тәэмин итү өчен" рөхсәт ителәчәк.

Шулай ук, полиция гражданнарны, аларның әйберләрен, предметларын, механизмнарын һәм матдәләрне карау өчен, территорияләрне, торак йортларны, корылмаларны һәм башка объектларны камый һәм яба ала.

Моннан тыш, җинаятьчене тоткарлаган вакытта полиция хезмәткәренә һөҗүм янаганда, хезмәткәр утлы корал куллана алачак.

Әлеге үзгәрешләрне, гражданнар тормышын коткару, җинаятьләрне булдырмау һәм массакүләм тәртипсезлекләр һәм гадәттән тыш хәлләр вакытында гражданнарның куркынычсызлыгын тәэмин итү максатыннан кертү планлаштырыла, дип ассызыклана.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев