Полиция хезмәткәре һөҗүм иткән исерек иргә ата
Казанда полиция хезмәткәре үзенә һәм хезмәттәшенә һөҗүм итүчеләрнең берсенә атарга мәҗбүр була.
Барысы да кичә кич шәһәрнең бер йорт ишегалдында була, дип хәбәр итә ТР буенча Эчке эшләр министрлыгы матбугат хезмәте. Полициягә алкоголь эчкән шау-шулы компания турында хәбәр килеп ирешә. Хезмәткәрләр урынга килеп җиткәч, дүрт аек булмаган ир-аттан документларын күрсәтүне сорый, әмма аларның таләпләренә буйсынучы табылмый.
Аларның берсе агрессия күрсәтә башлый, полицейскийга суга һәм, аны җиргә егып, башына типкәли.
ППС хезмәткәре хезмәттәшенә ярдәм итәргә тырышып карый, ләкин аңа башка хокук бозучы ташлана. "Полиция турында"гы Федераль закон нигезендә, полиция хезмәткәре һавага кисәтү ясап коралдан ата, моңа гражданнар берничек тә җавап бирми, ул вакытта полиция хезмәткәре һөҗүм итүчеләрнең берсенең аягына берничә тапкыр ата, дип ачыклык кертәләр Эчке эшләр министрлыгында.
Яралыга беренче ярдәм күрсәтелә һәм "ашыгыч ярдәм" чакырталар. Өч ир-атны тоткарлыйлар һәм полиция бүлегенә китерәләр. Аягы яраланган ир-атны һәм борын сынган полицейскийны дәваханәгә илтәләр.
Эшне ТР буенча тикшерү комитеты тикшерәчәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев