Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Полицейский буласың килсә

Хөрмәтле редакция! Улым күптән түгел Россия Федерациясе кораллы көчләреннән демобилизацияләнде.

Ныгып, үсеп, рухланып кайтты. Хәзер көч структураларында хезмәт итүне дәвам итәргә ниятли. Анда нинди вакансияләр бар? Кандидатларга нинди таләпләр куела?
Шушы сорау белән без Россия Эчке эшләр министрлыгының Яшел Үзән районы буенча бүлегенең шәхси состав белән эшләү бүлеге җитәкчесе урынбасары, эчке хезмәт майоры Фидан Миндибаевка мөрәҗәгать иттек:

— Эчке эшләр бүлеге 18 яшьтән 35 яшькә кадәрге, Кораллы Көчләрдә хезмәт иткән яки югары уку йортларында хәрби кафедра узган, сәламәтлеге буенча кече (35 яшькә кадәрге сержантлар), урта һәм өлкән башлангыч состав (40 яшькә кадәрге офицерлар) вазыйфаларына яраклы ир-атларны эчке эшләр органнарына эшкә чакыра.

Җинаять җаваплылыгына тартылмаган, хөкем ителмәгән һәм машина йөртү таныклыгыннан мәхрүм ителмәгән гражданнар гына хезмәткә алына.
Кандидатларга сәламәтлек торышына карата билгеле бер таләпләр куела, психологик тест үткәрелә. Сержант составы өчен белем уртачадан ким булмаска тиеш, офицерлар составы өчен — урта һөнәри яки югары белем.

Эчке эшләр органнарында хезмәт итәргә теләүчеләр җи наятьчеләрне эзләү, икътисади куркынычсызлык һәм коррупциягә каршы тору бүлекчәләрендә, тикшерү бүлегендә, полиция участок уполномоченныйлары хезмәтендә, кизү тору частендә, полиция патруль-пост хезмәтенең аерым ротасында яки вакытлыча тоту изоляторында үзләрен сыный ала. Сержант составының хезмәт хакы 25 000 сумнан, офицерларның — 35 000 сумнан башлана.

Хезмәткәрләр өчен киң спектрлы ташламалар каралган, аларга керә:
1. Түләүсез медицина хезмәте.
2. Балаларны бакчаларга чиратсыз урнашу.
3. Хезмәткәрләргә һәм шулай ук аның гаилә әгъзаларына шифаханәгә һәм ял йортына юлламалар.
4. Шәхси торак сатып алуга бер тапкыр бирелә торган түләү.
5. РФ ЭЭМ югары уку йортларында бушлай белем алу.
6. Тотрыклы һәм лаеклы хезмәт хакы.
7. Социаль яклау гарантияләре:

20 ел эшләгәннән соң вакытыннан алда пенсиягә чыгу (РФ Кораллы Көчләрендә хезмәт итүне һәм уку йортында уку вакытының яртысын исәпкә алып);
пенсиягә чыкканда лаеклы пособие һәм пенсия түләнү.

Барлык сораулар буенча сез территориаль эчке эшләр бүлегенә мөрәҗәгать итә аласыз: (Россия Эчке эшләр министрлыгының Яшел Үзән районы бүлегенең кадр лар бүлеге, Яшел Үзән шәһәре, И.Заикин ур., 1.
Тел. 4-33-08, моб. 89997590657. Эл адрес mindibaev@mail.ru.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев