Полиссыз йөргән автомобильчеләргә штраф
2018 елның ноябреннән ОСАГОсы булмаган башкала автомобильчеләренә штрафлар килә башлаячак. Юлларда страховкасыз машиналарны таный торган махсус камералар куелачагы турында бу елның октябрендә үк кисәткәннәр иде.
Мондый эшне Мәскәүдән һәм аның өлкәләреннән башларга җыеналар һәм андый камералар әкренләп башка регионнарда да куелачак. Штраф суммасы 800 сумга җитәргә мөмкин. Шул вакытта салынган штрафлар санына чикләүләр юк. Димәк, автомобильчеләрнең камераларга эләккән саен штрафка тартылулары бар. Шулай да алар көнгә бердән артмаска тиеш дип ышандыралар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев