Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Полиция Кыш бабае «Гнездышко» социаль приютында булды

Яңа ел алдыннан Россия Эчке эшләр министрлыгының Яшел Үзән районы буенча бүлегенең полиция патруль-пост хезмәтенең аерым ротасы хезмәткәрләре ел саен уздырыла торган «Полиция Кыш бабае» акциясенә кушылды.

Приютта тәрбияләнүчеләр әкияти кунак килүенә алдан ук әзерләнгәннәр – Яңа ел бәйрәме турында шигырьләр өйрәнгәннәр, ә Кыш бабай тырышлыклары өчен барлык балаларга татлы бүләкләр таратты. Полицейскийлар тәрбиячеләрне һәм балаларны якынлашып килүче Яңа ел белән котлады, аларга ныклы сәламәтлек, бәхет, шатлык, барлык теләкләрнең тормышка ашуын теләде.

‼"Полиция Кыш бабае" Бөтенроссия акциясе 10 гыйнварга кадәр бөтен республика территориясендә дәвам итәчәк.

Зеленодольск районы буенча Россия ЭЭМ бүлеге матбугат хезмәте

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев