Почта дару һәм аракы сата башлый
Компания үзгәртеп кору концепциясен әзерләгән һәм бюджеттан 85 миллиард сум акча бүлеп бирүне сорый.
"Россия почтасы" бюджеттан 85 миллиард сумга якын акча бүлеп бирүне сорый. Бу күпфункцияле үзәкләр, даруханәләр, алкоголь кибетләренә охшаш бүлекчәләр булдыру өчен кирәк дип саный почта җитәкчелеге.
Компания Финанс һәм элемтә министрлыкларына тиешле исәп-хисаплар язылган яңа концепцияне килештерүгә җибәргән инде. "Россия Почтасы» ндагы глобаль үзгәрешләрнең сәбәбе- гадәти хатларның электрон төрләренә алыштырылуы. Фаразлаулар буенча, 2023 елга дөнья күләмендә корреспонденция күләме 1,5 тапкырга кимиячәк. Димәк, почта хезмәткәрләренә эш тә бермәбер азая. Шуңа почта бүлекчәләренә яңа төр хезмәтләр күрсәтүне уйлап табарга кирәк.
"Россия почтасы" үзенә йөкләнгән бурычлардан тыш, модернизацияләнгән бүлекчәләрдә финанс хезмәтләрен дә күрсәтергә тели, мәсәлән, кредитлар бирү, кертемнәр алу, валюта алыштыру һ.б. шулай ук халык кулланышы даруларын һәм товарларын (шул исәптән алкоголь эчемлекләрен) сату, Дәүләт (күпфункцияле үзәккә охшаш), социаль (хуҗалык буенча ярдәм), медицина (аерым алганда, телемедицина) һәм мәгариф хезмәтләре күрсәтү. Шул максатларны гамәлгә ашыру өчен компания дәүләттән якынча 85 миллиард сум акча сорый. Шуларның 66,4 миллиарды-техник модернизациягә һәм почта хезмәте бүлекчәләрен җиһазландыруга, 10,8 миллиарды-капиталь ремонтка, 7,7 миллиард сумы бүлек мәйданнарын киңәйтү өчен кирәк булачак, янәсе.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев